tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугыш корбаннарын искә алдылар
Сугыш корбаннарын искә алдылар

Сугыш корбаннарын искә алдылар

Тубылда шәһәр һәм район милли мәдәни автономия рәисләре Сәет Хисматуллин, Альберт Абсатаров, шәһәр мәчете имамы Ибраһим Сухов Бөек Ватан сугышында булганнарны  һәм сугыш корбаннарын хөрмәтләп искә алу чарасын оештырдылар.

Унбишенче  мәктәпнең этномәдәни үзәгенең залында Тубыл шәһреннән һәм районнан килгән сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чорында үскән балалар, тылда фронт өчен хезмәт иткән хатын-кызлар җыелган иде. Ибраһим хәзрәт изге Коръәннән  сүрәләр укыды, яу кырларыннан  туган якларына әйләнеп кайтмаган якташларыбызның, сугышта  вафат булган барча  ветераннарның рухларына багышлап дога кылды. Аннары шәһәр милли мәдәни автономия рәисе Сәет Хисматуллин килгән кунакларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап : ”Cугыш корбаннарының берсен  дә онытырга хакыбыз юк.Тылда хезмәт итүче сугыш чоры балалары да, хатын-кызлар да фронт өчен, барысы да Җиңүне якынайту өчен тырыштылар. Бөек Җиңү көне – бөтен халык бәйрәме ул. Сезгә исәнлек-саулык, тыныч тормыш телим”,- дип теләкләр теләде . Сый-хөрмәт тулы табыннар артында утыручы кәдерле кунакларны  район милли мәдәни автономия рәисе Альберт Абсатаров бәйрәм белән котлап: ”Ветераннарыбызның саны елдан-ел азая бара. Район милли мәдәни автономиясе исеменнән Җиңү көнен китерү өчен гомерләрен кызганмаган хөрмәтле сугыш ветераннарыбызга,  тыл хезмәтчәннәренә сәләмәтлек, илгә тынычлык телим”, – дип котлауларын юллады.

Залда утыручы кунаклар арасында Тубыл районыннан, шәһәр ветераннар оешмасыннан тыл хезмәтчәннәре  булды.Чыгыш ясаучылар арасында  тормыш юлларында югары дәрәҗәле исемнәргә лаек булган, хөрмәт казанган ветеран укытучылар иде:Тубылтора авылыннан  И.И. Исхаков, Маслово авылыннан   Р.К.Бакиева, Тубыл шәһәреннән К.С.Садыйков, Г.Я. Закирова, Г.Т. Абайдуллина -аларның бала вакытлары авыр сугыш елларына туры килсә дә,  тормыш юлларында югары дәрәҗәле исемнәргә, ихтирамга  лаеклылар. Чараның хөрмәтле кунаклары  чәй табыны артында аралашып, үткән елларны искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр.

Милли мәдәни автономия әгъзасе Нуриля Шамратова: «Мәктәптә Бөек Җиңү көне алдында сугыш ветераннары белән очрашулар, һәлак булганнарны искә алу, укучыларга патриотик тәрбия  бирүгә багышланган чаралар яшьләрнең күңелендә эзсез югалмаганында шик юк. Матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт», – дип фикерләре белән уртаклашты. Өлкән яшьтәге әбиләр хәләл ризыклар белән сыйлаучы, сарыклар чалдырып китергән милли мәдәни автономия рәисе Альберт Бикшан улы Абсатаровка,  бу чараны оештыручы шәһәр милли мәдәни автономия рәисе Сәет Заир улы Хисматуллинга, милли ризыклар әзерләүче унбишенче мәктәп укытучыларына рәхмәтләр юлладылар.

Бу көн кунаклар әһәмиятенә мәктәп музеенда экскурсия оештырылды. Сугыш ветераннары-укытучыларны, якташларыбызны искә алдылар, батырлыклары турында сөйләделәр. К.М.Муратов, Н.Г.Мировалева, С.К.Сеитова, Я.К.Зәнкиев, Р.М.Бекшенев  – күпчелек ветеранар исән түгелләр. Мәктәп музеенда алар турында  тулы мәгълүмат җыелган. Экскурсияне алып баручы  мәктәп укучысы Семен Селезнев, Равилә Кутумова җитәкчелегендә,  эчтәлекле әңгәмә алып барды, тыңлаучыларның мәхәббәтен яулады.

Себердән дә, без кайтырбыз дип, Бөек Ватан сугышына  бик күп якташларыбыз  китә,  күпчелеге туган якларына  әйләнеп кайтмыйлар.Туган илләре өчен башларын мәңгелеккә салган якташларыбызның якты истәлегенә багышланган чарада укылган Коръән сүрәләрен, догаларыбызны Аллаһы кабул итсен.  Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чара мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт белән тәмамланды.

Римма Өметбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*