tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сызран шәһәренең Үзәк мәсҗидендә — күппрофильле үзәк
Сызран шәһәренең Үзәк мәсҗидендә — күппрофильле үзәк

Сызран шәһәренең Үзәк мәсҗидендә — күппрофильле үзәк

6 октябрьдә Сызран шәһәренең Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәсҗидендә яңа уку елына багышланган оештыру җыелышы узды. Ошбу очрашуның карары буенча 2014 елдан алып мәсҗидебездә ел саен үтә торган «Ислам дине нигезләре һәм гарәп графикасы» курсларын яңа формадагы күппрофильле үзәккә әйләндерү булды.

Ошбу үзәкнең исеме: «Сызран Җәмигъ мәсҗиде» Җирле мөселман дини оешмасы каршындагы «Җәннәт юлы» исемендәге Ислам нигезләрен һәм татар мәдәниятен өйрәнү үзәге».

Үзәкнең исемендә «татар мәдәнияте» сүзләре булса да, ул үз эшендә төрле милләтләрне, төрле яшьтәгеләрне һәм төрле җенестәге кешеләрне эченә алачак.

Үзәкнең эш графигы:

Дүшәмбе көнне. 10:00да — икенче ел укучылар.

Сишәмбе. 10:00да — икенче ел укучылар өчен өстәмә дәрес.

Чәршәмбе. 11:00дә — өченче ел укучылар.

Пәнҗешәмбе. 15:00тә — милли түгәрәк. Татар теле һәм мәдәнияты.

Җомга. 17:00дә — Илгизәр хәзрәт Сәгъди тарафыннан төрле актуаль мәсьәләләр буенча татар һәм рус телендә лекцияләр укылачак. Бу лекцияләр күбрәк яшьләргә ниятләнгән булса да, башкаларга да йөрергә ярый.

Шимбә. 11:00дә — беренче ел башлангыч дәресләр. Ирләрне Илгизәр хәзрәт укыта, ә балалар белән хатын-кызларны — Дания абыстай Сәгъди.

Укулар түләүсез.

Сызран шәһәренең Үзәк мәсҗиде имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъди

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*