enrutat
Баш бит / Сызраньда Ил КаҺарманы Дамир Йосыпов үз хис-кичерешләре белән уртаклашты
Сызраньда Ил КаҺарманы Дамир Йосыпов үз хис-кичерешләре белән уртаклашты

Сызраньда Ил КаҺарманы Дамир Йосыпов үз хис-кичерешләре белән уртаклашты

Сызрань шәһәренең Декабристов урамында урнашкан Үзәк мәсҗиендә Ил Каһарманы Дамир Йосыпов белән ахшам намазы укыдык һәм чәйләп алдык әле. Рәхәтләнеп чәй эчеп, сөйләшеп, яшьрәк чакта бергәләшеп Сабантуйлар үткәргәнебезне, «Яшьлек» татар клубын оештырып йөрүләребезне, хәтта аның беренче җитәкчесе Розалия Зимнурованы да искә алып утрдык. Ошбу җылы һавада барган чәйләүдә безнең дусларыбыз Каис Ернеев, Наил Ернеев, Ринал Бахтиаров һәм Руслан Гатауллиннар да катнашты.

Әлбәттә, әңгәмә башында Ил Каһарманыбыз Дамир турында берничә сүз әйтәсем килә. Аллаһыга шөкер, Дамирыбызның өстенә шундый кинәт кенә килгән мәшһүрлек йөге аны бер дә үзгәртмәгән. Киресенчә, ул тагын да сабыррак һәм тыйнаграк булган кебек тоелды.

Дамирны мин инде Сызраньга 2000 елда Баш мөфти Фәрманы белән туган авылым Гәлидән күчерелгәннән алып таныш. Аны Сызрань малае дип бернинди тартынусыз әйтеп була. Чөнки аның гаиләсе Сызраньга 1993 елда ук күчеп килгән. Димәк, тормышының күпчелек вакытын Сызраньда үткәздә. Ул татар иҗтимагый эшенә 2002 елда кереп чумды. Без ул вакытта татарларның иң актив кешеләре милли һәм дини чараларны бергә үткәрә идек. Яшьләр клубы, Сабантуйлар, «Азан» мәсҗиден салу, «Болгар» гәҗит чыгару һәм башкалар. Дамир 2007 елда оештырылган Сызрань татар милли-мәдәни автономия җитәкчесенең урынбасары булып сайланды. Анда да ул үзен бик уңай күрсәтте. Ул кешеләрне тыйнаклыгы, сабырлыгы һәм тирән фикерлелеге белән үзенә җәләп иттерде. Ул вакытлар шәһәребездәге татарларның млли-дини тормышындагы алтын чор дияр идем. Чөнки Татар автономиясен Һәм дә «Туган тел»ебезне ихлас һәм хикмәтле затлар Илсур Гыйльманов һәм Галиулла-хаҗи Габдрашитов җитәкли иде.»Туган тел», Автономия һәм Мөхтәсибәт бердәм идек, бергә фикер алышып эшли белдек.

Без монда бераз төп сүзебездән киттек кебек. Дамирыбыз турында тагын бер мәгълүмат китерәсем килә: ул 2006-ы елдан 2010 елга кадәр шәһәребезнең «Западный» бистәсендә урнашкан гыйбәдәт бүлмәсендә җомга намазлары да укытты. Картлар әле дә аның турында җылы сүзләр әйтә. Ул безнең урыс әйтмешли «универсальный солдат». Армиядә танкист, аннары юрист, аннары мулла, соңында очучы! Сөбханаллаһ!

Әйдәгез әле әңгәмәбезгә керешик:

— Дамир, беренче сүзем — без синең белән чын ихластан горурланабыз, синең өчен сөенәбез һәм дә Аллаһы Тагәләгә сине һәм синең аша йөзләген кешене коткарган өчен мең шөкераналарыбызны белдерәбез! Бу гадәттән тыш вакыйга ничек булды соң?

  • Аэрадромнан күтәрелә башлагач, астыбыздан бик күп кошлар очып уздыдар. Без инде алар аста калдылар дип уйлап кына бетергән идек, кинәт кенә нәрсәдер бәрелгән тавыш чыкты, очкычыбызның бер двигателе бик әкрен эшли башлады. Без шул ук вакытта кире аэрадромга кайтырга рөхсәт сорадык һәм алдык. Әмма самолетыбызның икенче двигателе дә бик әкрен эшли башлады. Мин шунда ук шассиларны җыйдым һәм очкычыбыз салмак кына кукуруз кырына утырды. Калганын инде барыгыз да беләсездер.

— Бәлки бу соравым бик килешеп бетмидер дә, әмма шуны сорыйсым килә. Шул мизгелләрдә нинди хисләр туды соң?

  • Без күнегүләрдә мондый гадәттән тыш хәлләрне әйләндереп узабыз да бит. Әмма чынбарлыкта андый вакыйга булгач, хисләр бөтенләй башка икән шул. Әлхәмдүлилләһ! Аллаһы Раббым шул авыр вакытларда үз ярдәменнән ташламады һәм миңа аек акыл бирде. Әмма җанымның бер өлеше анда калды кебек .

— Менә инде сез уңай, кайгы-хәсрәтсез һәм югалтусыз җиргә төштегез. Шунда бик шатлангансыздыр һәм хәлегез җиңеләеп киткәндер инде.

  • Әлбәттә шатландык, әммә артык куанып торырга вакытыбыз юк иде, чөнки самолеттагы кешеләрне тиз арада тышка чыгарырга кирәк иде. Без шул эшкә керештек. Ә инде бөтен пассажирлар чыгып бөткәч, җиңеллек тойдык.

— Минемчә, бу вакыйганың уңай чишелүенә ниндидер бер көч-куәт ягъни Аллаһының ярдәмедер бит!

  • Әлхәмдүлилләһ! Бер Аллаһ ярдәм итте. Чөнки бөтен нәрсә бик урынлы һәм вакытлы туры килде: яңгырдан соңгы йомшак кукуруз кыры, бер кырыйда өйләр калуы, берничә дистә метр зур машина юлына калуы, без өстеннән узган чокырның алдагы яры арттагысыннан өстәрәк булуы (киресенчә булса, очкыч шул ярга кадалып, бик зур зыян күрер иде)…Күрәсезме, Бер Аллаһының ярдәменнән башка бу нәрсәләр булырга мөмкин түгел иде.

— Һәм дә укыган догаларың булышкандыр бит. Без сине күптән беләбез. Ә син кайсы вакыттан намазга бастың?

  • Аллаһыга шөкер 2002 елдан бирле. Мин дога белән оча башлыйм һәм дога белән самолетны утыртам. Әммә ләкин мин дин белән бик мактанып күпертеп йөрисем килми, чөнки дин ул кешенең шәхси эше, мактаныша торган нәрсә түгел. Бу вакыйга уңай хәл ителүе Аллаһының ярдәменнән башка булмаганына безнең иманыбыз камил. Хәтта имансызлар да ышангандыр инде..

— Аллаһыга шөкер барысыда уңай булды! Мин тагын бер четереклерәк сорау бирәсем килә. Ошбу уйламаган җирдән, кинәт кенә өстеңә килгән дан һәм мәшһүрлек авыр түгелме?

  • «Авыр» дигән сүз бик зур инде монда. Әлбәттә, бераз ару бар. Әлбәттә, мондый мәшһүрлек авыр йөктер, әмма безнең башыбыз әйләнеп китә торган түгел. Безне әти-әниләребез яшьтән үк тыйнак булырга һәм барча уза торган вакыйгаларга тыныч карарга өйрәтеп үстерделәр. Мин бит инде шул ук Дамир, нинди идем шул ук. Аллаһы Тагәлә һәр кешегә үзе күтәрерлек кенә йөк бирә…

— Әйдә әле бераз җиргә төшик, гади эшләр турында сөйләшик. Дамир туганым, син Сызраньга еш кайтасыңмы?

— Төрлечә була. Кайчан елына ике-өч мәртәбә. Быел ягыйнварда кайтып киткән идем. Сызрань бит миңа бик якын. Монда минем әти-әниләрем, туганнарым, дусларым.

— Ярый! Әңгәмәбезне тәмамлыйк. Аллаһы Раббыбызга догалар кылышыйк. Күрешүләргә хәтле! Әссәләмүгаләйкем!

Илгизәр-хәзрәт Сәгъди

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*