enrutat
Баш бит / Табыннарны бизәүче бавырсак
Табыннарны бизәүче бавырсак

Табыннарны бизәүче бавырсак

Милли ризыкларга бай чәй табынын мәдәни һәм  дини  бәйрәмнәрдә, башка  шатлыклы вакыйгаларда  күрергә була. Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә мондый чаралар еш үткәрелә. Бавырсак бәйрәмендә  шәһәрнең беренче мәктәп укучылары татар халкының милли бәйрәмнәрен,   милли ризыкларын искә алдылар, бавырсак пешерү ысуллары белән танышытылар.

Тубыл, бавырсакТатар халкы элек-электән камыр ашларын яратып пешергән. Һәр гаиләнең үз традицияләре, яраткан ризыклары булган. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә дә  бәйле. Камыр ризыкларын  пешерү -матур традиция әле дә сакланып килә. Себердәге  бавырсак – себер татар халкының иң популяр милли ризыкларыннан санала, ул үзенчәлекле, башка  бавырсакларга ошамаган. Тәмле бәйрәм табынына чакырылган тамашачылар белән  шәһәрнең себер татар мәдәният үзәге  хезмәткәрләре  әңгәмә кордылар, төрле милләт балалары Рузалия Корманалиеваның сорауларына җавап бирделәр.  Кунакларны сыйлау алдында  мастер –класс  оештырылды. Үзәк хезмәткәрләре  һәм бу чарага  махсус чакырылган шәһәрнең оста  хуҗабикәләре  бавырсак пешерүнең серләре белән уртаклаштылар. Чара барышын күзәтүчеләр, шәһәрнең хезмәт һәм тыл ветераннары киңәшләре белән ярдәм иттеләр. Бу чарага килүче беренче мәктәп укучылары, укытучылар бавырсакның камырын әзерләү, пешерү ысуллары белән таныштылар. Бавырсак пешерүче шәһәр осталарының берсе Саҗидә Юнысова булды. Ул: ”Безнең гаиләдә һәр бәйрәм табынын бавырсак бизи. Чәк-чәкне,  пәрәмәчне яраткан сыман төрле милләт халкы да  Себер бавырсагын ярата.   Бавырсак пешерүнең беренче сере: камыр  ясарга әзерләнгәнсез икән , ике сәгатъ алдан сөтне, йомырканы җылы урында тотарга кирәк. Мин камырга   май, тоз, сода, шикәр комы, он  салып яхшылап болгатам. Камыр әзер булгач, тактада әвәләп алганнан соң, пычак белән 4- 5 сантиметр кисәкләргә кисәм. Кемдер зур бавырсак ярата, ә кайсыберәүләргә кечкенәләре ошый. Бавырсакны әзерләү, пешерү  катлаулы эш. Төп пешерүченең ярдәмчеләре булырга тиеш. Камыр кисәкләре “ял итеп” алганнан соң, аларны сузарга кирәк, май кайнап чыкканнан соң, пешерә башлыйсың.  Бавырсакны үсемлек маенда пешерәм. Себер бавырсагын пешерү җиңел  түгел,  шулай да өйрәнергә теләүчеләрнең, кызыксынучыларның  саны  күп”, — дип ул фикерләре белән уртаклашты. Һәр хуҗабикәнең бавырсак пешерү өчен үз рецептлары булганын  мастер –класста  күрсәттеләр. Укучылар камыр әзерләүчеләрнең эшен зур игътибар белән күзәттеләр. Рөстәм, Настя, Артем, Алсу…җитмешкә якын  төрле милләт мәктәп укучылары, укытучылар, өлкән яшьтәге кунаклар  камырны  сузып карадылар,кызган  майда  ничек бавырсак күтәрелүен күзәтеп тордылар. Һәркайсысы тырышып бавырсак пешерүдә катнашытлар. Үзләре эшләгән бавырсаклар белән сыйланып, оештыручыларга рәхмәтләр юллап бу кызыклы һәм файдалы чарадан күтәренке күңелдә таралыштылар.

Римма Умитбаева, Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*