tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таһир Һадиев: Милли стратегия гади һәм һәр кешегә аңлаешлы булырга тиеш
Таһир Һадиев: Милли стратегия гади һәм һәр кешегә аңлаешлы булырга тиеш

Таһир Һадиев: Милли стратегия гади һәм һәр кешегә аңлаешлы булырга тиеш

“Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе әгъзасы Таһир Һадиев татар халкының милли үсеш стратегиясе гади һәм һәр кешегә аңлаешлы булырга тиеш, диде. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Бүген үзеңнең үзәгеңне (татар халкы яшәгән җирләр – Т.И.иск.) саклау иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Проект гади булырга тиеш. Ул һәр кешегә аңлашылсын иде. Проект, бездә генә түгел, башка милләтләрдә дә татарларга карата хөрмәт уятырга тиеш”, – диде Таһир Һадиев.

Аның сүзләренчә, без рус телле мохиттә үзебезнең үзәкне югалтмаска тиеш. Бөтен кешене татарча сөйләшергә өйрәтә алсак, ул алай килеп чыга алмас.

“Проектны төзегәндә, эзлекле рәвештә эш алып барылса, ул тормышка ашачак. Ләкин каршылыклы фикерләр дә күп булачак, шуңа күрә боларга да әзер булырга кирәк”, – дип, үз сүзен тәмамлады депутатлар фракциясе әгъзасы.

  • 2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессына Татар халкы үсеш стратегиясен кабул итәргә кушты. Татар халкының милли үсеш стратегиясе проект буларак 2019 елның август аенда рәсми рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура җыенында кабул ителер дип көтелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*