tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Талантлы шәхес, Урал төбәгендә танылган җырчы Илдам Шәрипов арабыздан мәңгегә китеп барды
Талантлы шәхес, Урал төбәгендә танылган җырчы Илдам Шәрипов арабыздан мәңгегә китеп барды

Талантлы шәхес, Урал төбәгендә танылган җырчы Илдам Шәрипов арабыздан мәңгегә китеп барды

Урал төбәгендә яшәүче татарлар зур югалту кичерә. Талантлы шәхес, Урал төбәгендә танылган җырчы Илдам Шәрипов бакыйлыкка күчте.

Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклаша:

“Илдам безнең дустыбыз, ничәмә еллар буе Свердловск өлкәсенең авыл-шәһәрләрен бергә гизеп, милләттәшләребезгә йөрәк түрләреннән чыккан туган моңнарыбызны өләшүче, “Яшьлек” ансамблен җитәкләп, яшь буынны вокал серләренә өйрәтүче иптәшебез иде.

Менә шундый, шат көләч йөзле, көр күңелле, шаян телле, үткен сүзле булып истә калырсың, Илдам! Урыннарың жәннәтнең түрләрендә булсын!”

Илдам Шәрипов белән хушлашу иртәгә, 30 май көнне, Екатеринбургның “Мәүлид” мәчетендә  11:00 сәгатьтә булачак.

tatur.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*