enrutat
Баш бит / Тарихи сабак: Семочки фаҗигасына 100 ел
Тарихи сабак: Семочки фаҗигасына 100 ел

Тарихи сабак: Семочки фаҗигасына 100 ел

1919 елның Иске Яңа ел кичендә Семочкидагы баш күтәрүчеләрдән кораллы отрядның канлы үч алуы нәтиҗәсендә, 14 гыйнвар иртәсендә эчке өс киемнәрендә генә дистәләгән кешенең үле гәүдәләре җирле авыл советы бинасы янында аунап ятканы турында Мансур Зәки улы Хафизов үзенең 1999 елда нәшер ителгән “Татар авылында фаҗига” исемле китабында язып чыга. Ә ул чорда бу авылда 15 гыйнварга кадәр дәвам иткән гадәттән тыш хәрби хәлат вакытында корбаннар саны ярты йөзне узып китә, гаепләнүчеләрне хәтта күрше татар авылларыннан да табып алып китерәләр һәм атып үтерәләр, ә мәетләрне Пашат белән ике арада булган ярга илтеп ташлыйлар.

Шушы хәвеф-хәтәрле вакыйгаларга 80 ел тулу сәбәпле, күренекле меценатыбыз, туган авылы Мәдәнәдә искиткеч матур мәчет салдыру уңаеннан үз исемен алтын хәрефләр белән тарихка керткән Фаиз Гыйльманов шәһитләрнең якты истәлеген яд итеп һәм киләчәк буынга бу фаҗига сабак булсын дип, 1999 елда Пашат белән Семочки арасында мемориал комплекс төзетте һәм аны ачарга ул вакыттагы губернатор Иван Скляров үзе килгән иде. Ә бу коточкыч фаҗиганың 100 еллыгына Фаиз Абдрахманович олы юл кырыена ярым айлы бик матур стела да бастырды. Шул датага туры китереп 3 августта узган Хәтер көнендәге чыгышында, рухи һәм тарихи һәйкәлләрен тиешле дәрәҗәдә тотарга теләкләре булмауларын сәбәп итеп, ул җирле район хакимиятенә йөрәк ачуын, җан борчуын белдерде. “Киләчәк буын үз тарихын, үз динен белсен өчен, бу рухи төзелешләр, иң беренче чиратта, яшьләргә кирәк һәм туй кортежларының маршрутларында әлеге истәлекле һәйкәлләрнең булуы — өметләремнең чынга ашуына ачык дәлил булып тора”, — дип сөйләде Фаиз Гильманов һәм юбилейлы Хәтер көнен алып баручы, Татарстанның халык артисты бу кайгылы чарада кул чабулар кирәкми дисә дә, Фаиз әфәндегә алкышлаучылар табылды.

Ә шәһитләрнең якты истәлегенә Коръән сүрәсе укып һәм рухларына хәтем-догасын кылып, бу тарихи чараны Пашат имамы Марат хәзрәт Салахетдинов башлап җибәрде. Шуннан соң Татарстан кунагы, Казанда Хайдәр Бигичев белән бер йортта торган Рәшит абый өлкә губернаторы Глеб Никитинның һәм Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Сватковскийның әлеге тарихи вакыйгага махсус юллаган мөрәҗәгатьләрен укыды. Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, һәрвакыттагыча, эчтәлекле чыгыш ясады һәм дини тормышыбызга, шәһитләрнең истәлеген мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән Фаиз Гильмановка, үлеменнән соң булса да Сәяр ага Айдерхановка өлкә Диния нәзарәте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Россия мөфтиләр советы рәисе шәех Равил Гайнетдинның кайнар сәламнәрен һәм җылы теләкләрен Иршат хәзрәт Үмәров ирештерде һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән “Рухи берлек өчен” медальләр белән семочкилы Рамил ага Фәтхуллинны һәм Фәрит әфәнде Гөбәйдуллинны бүләкләде. Пашат кияве булган яшь дин эшлеклесе Инсаф хәзрәт Камалов хак динебез өчен һәм матур киләчәкләре хакында корбан булган шәһитләрнең якты истәлекләрен буыннан-буынга тапшырып килергә кирәклеген ассызыклап үтте һәм хөрмәтле кунакларны, барча җыелган халыкны киләчәк Корбан гаете белән тәбрикләде.

Өлкә региональ һәм муниципаль эчке сәясәт министрлыгының идарә җитәкчесе урынбасары Андрей Малышев бер гасыр моннан элек булган Семочки фаҗигасын тарихи сабак дип атады. “Ил буенча репрессия тәгәрмәчендә миллионлаган кеше корбан булган һәм бу вакыйгаларны истә тотып, шушы ачы тарих язмышларыннан сабак алып, бүтән андый фаҗигаларның кабатланмавы өчен барысын да эшләргә тиешбез”, — дип сөйләде үз чыгышында Андрей Андреевич. Өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Николай Шкилев безнең төбәк татарларының үз тарихларын барлауларына, ана телләрен, гореф-гадәтләрен саклауларына, милли мәдәниятләрен җәелдерүләренә соклануын яшермәде һәм Кызыл Октябрь районында яшәүчеләрне бу өлкәдә үз халкының лаеклы уллары дип билгеләде.

Казанда нижгарлылар якташлыгын җитәкләгән, Рәшит Ваһапов фонды рәисе Рифат Фаттахов: “Милли үзаңыбызда тарих ята икән, димәк, безнең киләчәк бар”, — диде һәм озак еллар исемнәре сак астында торган шәһитләрне бермә-бер барлап чыккан Мансур Зәки улын җылы сүзләр белән искә алды. Ә Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр ага Хәсәнов Мансур Зәкиевичка өстәп, шушы тарихи дөреслекне өскә чыгарырга ярдәм иткән Ольга Николаевна Сенюткинаны да, бөтен шәһитләрнең исем-фамилияләрен мәрмәр ташка төшертеп, шушы истәлек ташын мемориал комплекс алдына урнаштырган Шәмил Сәбитовны да искә алды, аларга рәхмәтләр әйтте.

Нижгар татарлары региональ милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов ерак юлны якын итеп килгән кунакларга, аеруча Татарстан белән Нижгар төбәген якынайткан Рифат Фаттаховка, хуҗалардан исемләп Халит Сөләймановка, Пашат һәм Семочки мәхәлләләренә һәм администрацияләренә иҗтимагый хәрәкәтебезне, рухи тормышыбызны җанландыруга зур өлеш кертеп килгәннәре өчен автономия рәисе Надир Мансурович Хафизов исеменнән зур рәхмәт белдерде һәм агымдагы елның декабрь аенда Хайдәр Бигичевның 70 еллыгын Түбән Новгородта зурлап уздырулары турында әйтте.

Мәрхүм Мансур абый Хафизовның хатыны Энҗе ханым, 1919 елда дәү әтисе һәм 1937 елда әтисе репрессия корбаннары булганлыктан, һәр Хәтер көнендә дулкынланып чыгыш ясый һәм шәһитләрнең якты истәлегенә шундый Матәм чаралары оештырып килүчеләргә олы рәхмәтләрен белдерә һәм быел да нәкъ шулай булды. Ольга Николаевна Семочки фаҗигасына җитди тукталды, ул еллардагы вакыйгаларны хронологик тәртиптә тасвирлап үтте. Әлеге чараны зурлап уздыру инициативасы белән чыккан һәм әзерлек эшләренең башында торган Семочки имамы Рәшит хәзрәт Хайретдинов акчалата һәм физик ярдәм күрсәткән дин кардәшләребезне, кайбер күрше авыл мәчетләрен, җирле район хакимиятен һәм Пашат белән Семочки администрацияләрен билгеләп үтте. Кызыл Октябрь районы администрациясе башлыгы Халит Сөләйманов шәһитләрнең 100 еллыгы истәлегенә багышланган әлеге Матәм көнен тиешле югарылыкта уздырыр өчен зур өлеш керткән егермеләп кешегә Хөрмәт грамоталары тапшырды.

Ә тарихи сабакка ия булган бу хәвеф-хәтәрле юбилей чарасы Түбән Новгородның тарихи Җәмигъ мәчете имамы Үмәр хәзрәт Идрисовның җитәкчелегендә бергәләп тәкбир, салаватлар һәм тәһлил әйтү белән тәмамланды.

Шуннан соң хөрмәтле кунаклар Пашат авылына барып, репрессия корбанары булган 13 авылдашлары истәлегенә Рөстәм Шәймәрданов инициативасы белән җирле мәчет алдында булдырылган Хәтер ташын рәсми рәвештә ачу тантанасында катнаштылар, өйлә намазыннан соң Рушат Хәсәнов гаиләсе тарафыннан чалынган нәзер сыер корбаны мәҗлесендә кунак булдылар.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.
«Туган як» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*