tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “ТАССР-100” бәйрәме Ульяновскида
“ТАССР-100” бәйрәме Ульяновскида

“ТАССР-100” бәйрәме Ульяновскида

ТАССРның 100 еллыгына багышланган һәртөрле чараларны республикабызда гына түгел, ә Татарстаннан читтә гомер итүче милләттәшләребез дә зурлап билгеләп узалар. Ульяновск өлкәсендә җирле татар автономиясе ай саен районнарда “Татарстан көннәре”н үткәрә башлады. Аның чираттагысы республикабызның Чүпрәле районыннан килгән кунаклар катнашында өлкә үзәгенең Зөяаръягы районында узды.

Бу көнне шәһәрнең “Төзүчеләр” мәдәният сараенана килүче һәр кеше, үзе дә сизмәстән милли рух белән сугарылган татар мохитына эләгә. Урамда ук татар җыры яңгырап тора, мәдәният йортының бер почмагында милли киемнәр, ризыклар белән сәүдә итәләр.

Мәдәният сарае фойесында бик күп сабантуйлар батыры, дистәләгән көрәшче әзерләгән Фәнис Җаббаров татар көрәше буенча яшьләргә остаханә күрсәтә. Күренеп тора-бәйрәмне оештыручылар халкыбыз тормыш-көнкүрешенең барлык якларын да чагылдырырга тырышкан.

Кунаклар да байтак, күршеләре – Татарстанның Чүпрәле районыннан да зур делегация килгән.

Татарстанның ярты гасырлык юбилеена багышланган мондый чаралар ел дәвамында өлкәнең башка районнарында да узачак. Аларга да Татарстанның Ульяновск өлкәсе белән күрше районнарыннан да делегацияләр чакырылачак.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*