tatruen
Баш бит / Яңалыклар / TAT CULT LAB музыка лабораториясенең шоукейсы булачак
TAT CULT LAB музыка лабораториясенең шоукейсы булачак

TAT CULT LAB музыка лабораториясенең шоукейсы булачак

18 НОЯБРЬ 20:00 Камал театрының зур сәхнәсендә TAT CULT LAB музыка лабораториясенең шоукейсы булачак .

Шоукейста катнашучы төркемнәрнең өч атналык эш нәтиҗәсе тәкъдим ителәчәк. Программада куратор белән чакырылган белгечләр ярдәмендә әзерләнгән 9 заманча татар җыры күрсәтеләчәк.

  • Яңалыкларга нигезләнгән җыр
  • Татар әкиятенә нигезләнгән җыр
  • Кабан күленә багышланган җыр
  • Үз буынга багышланган җыр
  • Илһам Шакировка багышланган җыр
  • Әлфия Авзаловага багышланган җыр
  • Спектакльгә язылган җыр
  • Кинога язылган җыр
  • һәм биремнәрдән тыш иҗат ителгән җыр!

Махсус кунаклар: Нурбәк Батулла, Андрей Руденко, Эльмир Низамов, Марат Taturas, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев, Татьяна Ефремова.

Оештыручылар: Yummy Music лейблы, creeptone media продюсерлык төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Чара Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*