tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәр җыры – ядкәр, васыять: Уфада “Илһам Шакиров ядкәре” кичәсе үтте
Һәр җыры – ядкәр, васыять: Уфада “Илһам Шакиров ядкәре” кичәсе үтте

Һәр җыры – ядкәр, васыять: Уфада “Илһам Шакиров ядкәре” кичәсе үтте

13 ноябрьдә “Башкортостан” концерт залында “Илһам Шакиров ядкәре” кичәсе үтте. Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте җәмәгать фонды оештырган бу концерт бөек җырчының истәлегенә багышланды.

Чарада Башкортстанның һәм Татарсанның парламент җитәкчеләре катнашты. Атап әйткәндә, Татарстанның Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый мәдәни чараларның мөһимлеген, тугандаш халыкларны берләштерүен билгеләде.

Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев “татар сандугачы” Илһам Шакировның мәдәни мирасының Башкортстан өчен дә әһәмиятле, кыйммәтле булуын билгеләп, аны саклау һәм кадерләү зарурлыгын белдерде.Концерт бөек шәхеснең видеоязмалары, Башкортстанның һәм Татарстанның иң чагу сәхнә йолдызларының чыгышлары белән үрелеп барды. Җырчылар Илһам Шакиров җырларын башкарды. Кичәне Казанның халык уен кораллары оркестры, дәүләт камера хоры да бизәде.

Шул ук көнне Дәүләт җыелышы-Корылтайда Башкортстан һәм Татарстан Республикалары парламентлары җитәкчеләренең эшлекле очрашуы да узды.

kiziltan.rbsmi.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*