tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар әдәбияты шагыйрьләренең плакатлары нәшер ителде
Татар әдәбияты шагыйрьләренең плакатлары нәшер ителде

Татар әдәбияты шагыйрьләренең плакатлары нәшер ителде

«Сабантуй» журналы чит төбәкләрдә яшәүче татар балалары белән Zoom платформасы аша онлайн очрашулар циклы башлый. Беренче очрашу 10 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Башкортстанның Бәләбәй районының «Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе»нең 4 сыйныф укучылары белән үткәрелә. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Гимназия директоры Дамир Хәбибрахманов та мондый очрашуга бик шат булуын белдергән.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова укучыларны «Сабантуй» басмасының яңа сәхифәләре белән таныштырып, журналның яңа инновацион юнәлешләре, YouTube каналдагы видеолары, төрле бәйгеләр белән таныштырачак. Мондый очрашулар татар телендә иҗат итүче балаларны барлауга да зур этәргеч булачак, ди оештыручылар.

Журнал хезмәткәрләренең Казан мәктәпләрендә белем алучы балалар белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге бар. Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләр белән элемтәне ныгыту, «Сабантуй» журналы укучылары санын арттыру максатыннан, атна саен онлайн-очрашулар үткәрелә башлый.

«Сабантуй» журналы редакциясе онлайн-очрашуларны Уфа шәһәрендәге татар мәктәп-гимназияләре белән дә үткәрергә җыена. Россиянең башка төбәкләрендәге татар телендә белем бирүче уку йортлары белән дә сөйләшүләр алып барыла, диелә бу хәбәрдә.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*