enrutat
Баш бит / Татар эзләп Себергә: читтәге милләттәшләр ни хәлләрдә?
Татар эзләп Себергә: читтәге милләттәшләр ни хәлләрдә?

Татар эзләп Себергә: читтәге милләттәшләр ни хәлләрдә?

12-13 сентябрьдә Томск шәһәрендә «Татар шәһәр бистәсе. Үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары» дигән темага Бөтенроссия форумы булды. Аны Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар төбәкчеләренең региональ иҗтимагый оешмасы, Томск шәһәре татарлары үзәге Томск шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе белән бергәләп оештырды.

Юлдашлар

Форум ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, ике төбәкнең сәүдә, икътисади, фәнни-техник, социаль мәдәни һәм башка хезмәттәшлекләр кысаларында узды. Казаннан Себер җиренә махсус вагонда төбәкне өйрәнүче бер төркем галим, журналист, язучылар кузгалды. Аларның саны чакрымнар узган саен арта барды. Башкортстаннан, Удмуртиядән дә кушылдылар. Омскидан, Төмәннән дә утырдылар. Форум башланганчы юлда ук инде татар вагоны тарихи бәхәсләр һәм диспутлар урынына әйләнде.

Форумны оештыручы Альберт Борһанов, аның максатын билгеләп: «Тарихын белмәгәннең киләчәге юк, ди безнең халык. Ә без киләчәгебез булуын телибез. Милләтебезнең тарихы – аның авылларында, шәһәр бистәләрендә. Шуңа форумны әлеге мөһим мәсьәләгә багышладык. Томскида үткәрү дә бик вакытлы, урынлы булды. Себер татарларының киләчәк язмышына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтер өчен, урынга барып сөйләштек», – диде.

…Татар вагонында бер генә дә очраклы кеше юк иде. Күптән халык язучысы исемен алырга тиеш Фәүзия Бәйрәмова Себер якларында үз кеше. Ул, бу җирләрне аркылыга-буйга йөреп чыгып, үзенең «Һиҗрәт», «Күчем хан» романнарын шул яклардагы тарихка, аның кешеләренә багышлаган. Бу сәяхәттә дә юл күрсәтүче шикелле булды ул. Себер хакында аның кызыклы һәм гыйбрәтле хикәятләрен тыңлап, юлның озынлыгы сизелмәде дә. Соңгы елларда эшмәкәрлек эшен каләмгә алыштырып, шактый гына китаплар авторы булып, укучыга танылган Равилә Шәйдуллина да үзенең языла торган романына материал туп­ларга дип юлга чыккан. Аның геройлары шушы җирләргә сөрелгән икән. Ә үзең күрмәгән нәрсә турында укучыны ышандырырлык итеп язу бик кыен ул. Дамир Исхаковны да тарихны яраткан һәр милләттәшебез яхшы белә. Аның үтемле тәкъдимнәре, акыллы сүзләре матбугатта һәрдаим ишетелеп тора. Тарих тузаннарында казынып табылган кыйммәтле мәгълүматларны халыкка тапшырудан тәм табып яшәүче галим-мөгаллим Нурулла Гариф та бар иде Себергә сәяхәтчеләр арасында.

Бөек Ватан сугышы кырларыннан әйләнеп кайта алмаганнарны барлаучы республика Милли музееның музей мемориалын җитәкләгән РФ хәрби тарихи академиясе әгъза-корреспонденты Михаил Черепанов та Себердәге милләттәшләребезгә кызыклы мәгълүматлар алып барды. Казаннан утырсалар да, юлдашларның кайберләре төрле төбәкләрдән килгән. Сания Газизҗанова – Мари Эл республикасының төбәкне өйрәнүче татар оешмасы җитәкчесе. Җырчы Гөлнәфис Вәлиева үзе Себер кызы. Шул якларда туып-үскән. Ирек Биккинин – Мордовия тарихчысы. Гафу итәрләр инде, барысы хакында яза калсам, газетабыз битләре җитмәс. Хәер, алар турында язмалар киләчәктә булыр әле. Һәрберсе бер дөнья бит аларның.

Маршрут

Казаннан кузгалган поездыбыз Новосибирскига кадәр барды. Безне анда шәһәрнең татар иҗтимагый җәмгыяте җитәкчеләре кадерле кунакларыдай җылы каршы алды. Аннары Йорт-Оры дигән татар авылына алып барды. 1200 елда ук татарлар яшәгән җир бу. Кулъязмалар сөйли бу хакта. Ике елга кушылган җирдә торганга, Чат татарлары дип атап йөртәләр үзләрен. Навил хәзрәт Шиһабетдинов әлеге авылда Себер татарларының көнкүрешен күзалларга ярдәм итә торган комплекс төзеткән. Ул мәчеттән һәм утардан тора. Аны өч – археологик, тарихи һәм этнографик һәйкәл, диләр. Бу – Себер татарларының бердәнбер музее. Экспонатлар барысы да борынгы. Безнең белән очрашуга, калфакларын киеп, татар апа-әбиләре дә килде. Аларны газетабыз белән таныштырдым. Язылырга булдылар. «Татар иле белән бергә буласыбыз килә», – диделәр. Авылның үзәгендә – обелиск. Кечкенә генә бу татар авылыннан яу кырына 63 кеше киткән, 25е илгә кире әйләнеп кайта алмаган. Обелискта барысының да исемнәре ташка уелган.

Йорт-Оры тагын бер үзенчәлеккә ия. Биредә нәсел шәҗәрәләре паркы бар. Һәр нәсел үз агачын утырта. Бабайлары хакында мәгълүмат саклый. Яңа буынга яшь үсентеләр утыртыла. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарих сагында торган бу авылга автобус бүләк иткән. Алар бу хакта бик шатланып хәбәр иттеләр. Төшке ашны Новосибирск мәчетендә ашадык. «Бәйрәмнәргә җыелган 800ләп кешенең дистәгә якыны гына татар», – дип бик ачынып сөйләде Рафаэль хәзрәт Сөләйманов. Новосибирскида – өч мәчет.

Быел җәй Бөтенроссия Сабан туен уздырган шәһәр киләчәккә зур өметләр баглап яши. Моңа сәбәп тә бар. Иҗтимагый үзәк өчен элеккеге балалар бакчасы бинасын биргәннәр. Хәзер ул төзекләндерелә. Безгә аны да сөенеп күрсәттеләр. Янында сәхнәле парк, анда Тукай әкияте геройлары сыннары да була, диделәр.

Кунакчыл Новосибирск белән сау­буллашып, яңадан үзебезнең татар вагонына утырып, Томскига киттек. Себернең бу шәһәренә без төн уртасында гына барып җиттек. Мәскәү вакытыннан 4 сәгать алда йөри монда сәгать уклары. Иртән Томск безне тымызык болытлы, елак иртәсе белән каршы алды. Гүя нахакка Себергә сөрелгән милләттәшләребезнең күз яше. Ә шәһәр үзе агач йортлары, тарихи биналары белән истә калды. Милләттәшләребезнең алтын кулларына сокланып йөрдек без анда. Агачтан челтәр үргәннәр бит! Татар бистәсенең XVIII-XIX гасырларда татар сәүдәгәрләре салдырган күп кенә агач йортлар шундый матур тәрәзә капкачлары, флигельләре белән туристларны үзенә тартып тора. Бу йортларга шәһәрдә игътибар да зур. Алар төзекләндерелеп яңартыла һәм бүген дә каланың кабатланмас бизәге булуларын дәвам итә. Башка милләт вәкилләренеке дип ялгышып та әйтеп булмый: матурлыкка гашыйк милләттәшләребез күбесенчә татар халкының символы – лалә чәчәген ясаган.

Новосибирск белән чагыштырганда, Томск татар җәмгыяте бәхетлерәк. Аларның күпләрне кызыктыра торган, менә дигән биналары бар. Директоры – Шамил Халитов. Үзәктә төрле яшьтәгеләр өчен бик күп түгәрәкләр эшли. Без аларны кичке концертта алкышладык. Ул элеккеге татар байлары Кәрим һәм Хәмзә Хамитовлар йорты булган. Сәяхәтчеләр арасында шул йортны төзекләндерүдә катнашкан, моннан 40 ел элек Себер махсус проектлар төзекләндерү институтын җитәкләгән, хәзер Азнакай кешесе булган Марсель Гарипов та бар иде. Ул безгә әлеге йорт турында бай мәгълүмат җиткерде. Кызыксынучылар аның подвалын да төшеп карады.

Томскиның Татар бистәсендә Ак һәм Кызыл ике мәчет бар. Исемнәрен төсләренә карап биргәннәр. Форумның ике секциясе Кызыл мәчет мәдрәсәсендә узды.

Томск өлкәсенең Черная Речка татарча Абытай дип аталган татар авылында да булдык. Анда да шул бер проблема: мәчетләргә татарлар аз йөри, аңа Урта Азия вәкилләре хуҗа. Ә бит ул якларга дини һәм фәнни белемне заманында татарлар алып килгән булган.

Кайтканда тагын бер шәһәрдә – Екатеринбургта очрашу көтә иде безне. Урал регионында Татарстанның даими вәкиллеге хезмәткәрләре дә кунакчыл каршылады безне. Әлеге вәкиллек өч бертуган Агафуровларның искиткеч матур йортына урнашкан. Аларның музейлары да бар. Татарстанның Лаеш районы, Кече елга авылыннан чыккан, бер бай баласы өчен патша армиясендә хезмәт итеп, шул якларда яшәп калган әтиләре улларына тырышлыкны да, үҗәтлекне дә өеп биргән булган. Алар Свердловскиның иң бай сәүдәгәрләре арасында йөргән.

Вәкиллекнең җитәкчесе Хәйдәр Гыйльфановның Свердловск татарлары турында мәгълүматлары сөендерде дә, көендерде дә. Сөендергәне – татарларның сан буенча шактый булуы. 143800 татар исәпләнә бу көнгә. Алар өлкәнең 4 районында төпләнеп яши. 42 татар авылы исән-сау. Тик аларның 18енең генә мәк­тәп­ләрендә татар теле укытыла. Атнасына 2-3 сәгать, диделәр.

Шунысы сөендерә: бу шәһәрдә татар тарихын киләчәккә илтеп җиткерү эшен Илдар Хәбибуллин кебек татар яшьләре үз кулларына алган. Алар Татар бистәсенең милли үзәге булып торган бинаны төзекләндерү эше белән янып йөриләр.

Форум

Форумның ике көнгә сузылуы га­җәп түгел. Беренче көнне галимнәр секцияләргә бүленеп эшләде. Өч секция планлаштырылган иде. Докладлар берсеннән-берсе кызыклы. Әлеге өч секция берьюлы эшләгәнгә, үзем өченчесен сайладым. Төбәкләрдәге шәхесләрнең тормы­шы һәм эшчәнлегенә багышланган иде ул. Бу секциядә катнашканнар күп кенә яңа исемнәр ачты. Фәүзия Бәйрәмова Чистай кызы булган, ләкин Себер якларына китеп, беренче кызлар гимназиясе ачкан мәгърифәтче ханым Фатыйма-Фәридә язмышын бәян итте. Омск өлкәсе Олы Елга районы Үләнкүл урта мәктәбенең мәктәп музее директоры Сиятин Чумаров музейларның балаларны тәрбияләүдәге роленә тукталды. Иң кызыгы, бу мәктәп Муса Җәлил исемен йөртә.

Элек дружиналары шул исемдә булган. Секция­ләрнең өчесенең дә эше нәтиҗәле дип табылды. Бу хакта иртәгесе көнне булган пленар утырышта җитәкчеләр хәбәр итте.

Пленар утырышта чыгышлар тагын да җитдирәк булды. Һәр төбәк, фор­саттан файдаланып, үзләренең тарихи урыннарын, аларны сакларга кирәклеген әйтеп калырга ашыкты. Аларның барысы да төрле төбәкләрдәге шәһәр янындагы телне һәм мәдәниятебезне сак­ларга тырышып яшәп яткан татар бистәләренең гомерен озайтуга багышланган иде. Ул бертавыштан резолюция кабул итү белән тәмамланды. Форум эшендә 20 республика һәм өлкәдән 200ләп вәкил катнашты. Киләчәктә бу якларда Себердәге татар авылларын берләштерә торган Иртыш буе Сабан туе уздыру да планлаштырыла. Форумда яңгыраган чыгышлар махсус китап булып дөнья күрәчәк.

Халкым минем

Томскида Форум көннәрендә, вакытыбыз бик аз булса да, җирле халык белән аралашырга тырыштык. Өлкән яшьтә булуына карамастан, форумга килгән татар карты Зәйнулла абзый Хәбибуллин яхшы әңгәмәдәш булып чыкты. Ул Томскида туып-үскән, шунда гомер итә. Аңа – 85 яшь. Ерак бабалары Лаеш районы, Казаклар авылыннан, диде. Үзе гап-гади татар бабае. Гомерен намуслы хезмәттә уздырган. Кая кушканнар шунда эшләп, татарларның уңган-булган, тырыш һәм тәртипле икәнен исбатлаган. Энергетик булып эшләгән абзыйның орден-медальләре дә бар. Ләкин Зәйнулла абзыйның иң сокландырган сыйфаты: ул бер генә чит сүз дә кыстырмыйча, саф татарча сөйләшә. Туган тел турында сүз чыкса, тавышы калтырый. Күзләре дымлана аның.

– Туган телне бергәләп саклыйк инде. Исән калыйк инде! – дип кат-кат кабатлады ул.
Мин аның бу сүзләрен татар яшьләренә бабайның васыяте дип кабул иттем. Улына да, оныгына да туган телне дә, динне дә бирә алган. Шуңа сөенеп яши. Бакыйлыкка күчкән хатыны Зәйнулла агайның хәтерендә ак фәрештә булып яши. Казанда соңгы тапкыр 1961 елда булган. Хәзер телевизордан карап, милләттәшләре өчен сөенеп тора.

Барасым килә дә, яшем олы шул инде, ерак юлга чыгарга куркам, диде ул безгә. Сугыш чоры баласы ул, Ватан өчен көрәш башланганда, аңа алты яшь кенә булган. Сыерыбыз исән калдырды безне, дип, сөтлебикәләрен дә искә алды.

– Рус арасында яшәсәм дә, исемем әйтергә шактый авыр булса да, беркайчан да Иван булмадым. Әти-­әни биргән исемне ни йөзем белән үзгәртим ди?! – ди Зәйнулла агай.
Менә шундый ихлас татар карты яшәгәнгә генә дә яратырлык ул Томск шәһәре.

Төнге сюрприз

Омск шәһәре барганда да, кайт­канда да юлда калса да, анда тукталып очрашулар уздыру каралмаган иде. Омск вәкилләре үзләре Томскидагы форумга килделәр. Һәм үзләрендәге милли-мәдәни тормыш белән таныштырдылар. Алар белән танышкач, Омск татарларының телне һәм динне саклауда бик актив булулары, милли рухлары көчле икәнен белдек. Моны алар төнге сюрприз белән дә исбатлады. Поездыбыз Омскига Мәскәү вакыты белән төнге сәгать 12гә килеп җитте. Омск вакыты белән иртәнге өч. Гармун тавышына уянып киттем. Перронда Томскида танышкан Омск дусларыбыз басып тора. Араларында Айдар Хәлимнең туганы да бар. Төн карасын ертып, татар җырын яңгыраталар. Аларны күргәч, күзләр яшьләнде. Бу инде – нәтиҗә. Димәк, 50гә якын шәхеснең татар вагонына утырып Себергә баруы халкым күңелендә эзсез генә калмаган. Алар милләттәшләр белән тагын бер тапкыр кыска гына очрашыр өчен төн йокыларын да калдырырга риза булганнар. Омскиның иң тәмле күчтәнәче – банкалы баллы сөт белән шифалы су да алганнар бүләккә.

Без Себердән халкыбыз өчен горурлык хисләре белән кайттык. «Ярый әле татар булып туганбыз!» – дип шатландык. Шулай булмый ни: халкыбыз элек-электән уңганлыгы белән сокландырган. Бүген дә кунакчыл да ул, тырыш та. Без булган Себер җирләрендә яшәүчеләр дә әлеге чарада шундый хисләр кичергәннәрдер дип уйлыйм.

Исеменнән үк ниндидер кырыслык, шомлылык сизелеп торган серле Себер җирен милләттәшләребезнең күңеле җылыта, яктырта икән бит. Шуны белеп кайтырга ярдәм иткәннәре, офыкларыбызны киңәйткәннәре өчен, бу форумны оештыручыларга зур рәхмәт. Бердәм булганда гына без зур милләт шул.

Йолдыз Шәрапова
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*