tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар хатын-кызлары хәрәкәте җанлана
Татар хатын-кызлары хәрәкәте җанлана

Татар хатын-кызлары хәрәкәте җанлана

Мамадыш районы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы авылларда үзенең бүлекчәләрен булдырды.

Хәзерге вакытта “Ак калфак” оешмасының гөрләп эшләп киткән авылларынан Вәсимә Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге Югары Ушма, Миләүшә Юнысова җитәкчелегендәге Уразбахты, Гүзәлия Фәләхова җитәкчелегендәге Югары Сон, Рәйсә Муллахмәтова җитәкчелегендәге Түбән Сон авылын авылларын мисал итеп китерергә мөмкин. Бу авылларда оешма әгъзалары атнага бер очрашып кич утырулар, чәй табыны артында фикерләшүләр, кул эшләре буенча мастер класслар уздыралар, сәхнәдә чыгыш ясау өчен репетицияләрдә катнашалар. Ә менә Югары Ушма авылында атнаның бер көнен спортка багышлыйлар. Уразбахты авылыннан Миләүшә Юнысова чиккән түшлек конкурска кабул ителде. Озакламый башка авылларда да шундый эшләр башкарылуына ышанып калабыз.
Рәйсә Муллахмәтова,

Мамадыш районы авылларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*