tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында “Туган җир” журналының редколлегия утырышы узды
Татар конгрессында “Туган җир” журналының редколлегия утырышы узды

Татар конгрессында “Туган җир” журналының редколлегия утырышы узды

Бүген, 23 декабрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Туган җир” журналының редколлегия утырышы узды. Чараны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

Редколлегия әгъзаларын сәламләп, Васил Шәйхразыев “Туган җир” журналының баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковка сүз бирде. Ул редакциянең эшчәнлеге, башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм киләсе елга бурычлар билгеләде. Баш мөхәррир ассызыклаганча, 2020 ел гади генә булмады. “Ел дәвамында журнал эшен туктатмады. Аерым номер ТАССРның 100 еллыгына багышланган”, – диде Дамир Исхаков.

“Якындагы өч елда безнең тормыш гарантияләнгән. Чөнки без татар халкының идентификаөиясен үстерү буенча дәүләт программасына кердек. Шуның нәтиҗәсендә без якындагы елларда стабиль рәвештә эшли алабыз”, – дип өстәде Дамир Исхаков.

Спикер журнал хезмәткәрләре “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалының туган якны өйрәнүчеләр эше буенча тапшыруларында күп чыгыш ясавын билгеләп үтте. “25кә якын тапшыру язылган”, – диде ул.

Аннары башкарылган эш турында ТР туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борханов чыгыш ясады. “Пандемиягә карамастан, быел шактый күп археологик экспедицияләр оештырылды. Без кабер ташларын өйрәндек. Бу өлкәдә әле күп эшләргә кирәк”, – диде краевед.

Түгәрәк өстәл эшен йомгаклап, Милли Шура рәисе тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайловка медаль тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*