tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Татар авылы-2020” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү

ВИДЕО: “Татар авылы-2020” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү

Әлеге видеоязмада тантананың иң матур мизгелләре. Чара 22 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессында узды.

Конкурста катнашучылар саны буенча да, тавыш бирүләр буенча да иң актив халык — Татарстанның Саба районында булып чыкты. Биредәге Кибәче, Арташ, Олы Нырты, Юлбат, Иләбәр,  Килдебәк, авылларында бик тырыш, уңган, бердәм кешеләр яши икән. Мисал өчен, Кибәче авылында яшәүче Маһирә апа Садыйкова турындагы язмага 12766 кеше тавыш бирде. Ә Арташ авылында яшәүче Гөлгенә Фәләхова турындагы язма өчен 11693 кеше. Бу гаҗәеп зур саннар. Әлеге исемлекне алга таба да дәвам итәргә була. Шулай ук активлык буенча, Сабалардан Сарман районы халкы да калышмый. Куҗак, Ләшәү-Тамак, Яхшыбай, Рангазар, Саклаубаш, Иск Минзәләбаш һ.б. авылларның кешеләре конкурска бик бик матур эшләр юллады. Алар да күп тавыш җыйды.

Чит төбәкләр арасында Чувашиядә гомер итүче милләттәшләребез активлык күрсәтте. Ә гомумән алганда, конкурска эшләр Төмән, Пенза, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь, Ставрополь крайлары, Удмуртия, Мари Эл, Башкортстан, Чувашия республикалары, Төркия, Татарстаннан — Саба, Сарман, Апас, Мамадыш, Балтач, Балык Бистәсе, Әтнә, Актаныш һ.б районнардан килде. Кыскасы, барлыгы Россиянең 15 төбәгеннән һәм бер чит илдән 400 дән якын кеше катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*