tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәрендәге 11 нче санлы мәктәптә мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбиялиләр
Нижневартовск шәһәрендәге 11 нче санлы мәктәптә мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбиялиләр

Нижневартовск шәһәрендәге 11 нче санлы мәктәптә мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбиялиләр

Нижневартовскиның 11 санлы мәктәбендә татар теле дәресләреннән тыш, укучыларга халкыбызның күңел бизәкләрен дә өйрәтергә җаен тапканнар. Татар теле укытучысы Халикова Гүзәлия ике юнәлештә дә балалар белән бик уңышлы эшләп килә. Күптән түгел III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә бергәләшеп әзерләнсәләр, бүген исә алар татар хатын-кызларының баш киеме булган, калфаклар ясау белән мәшгуль.

– “Безнең төп максат милли традицияләребез нигезендә ятучы кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны саклау;
– татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак турында мәгълүмат бирү;
– балалар күңелендә милли мәдәниятыбызга ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү” – ди, Гүзәлия ханым.

Күптән түгел, шушы ук мәктәптә “Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре” дип исемләнгән дәрестән тыш түгәрәк ачып җибәргән. Балаларга бу дәрес аеруча да кызыклы да, мавыктыргыч та.

Теләге булган кешегә кайда гына яшәвенә карамастан, бер каршылык юк. Афәрин, Гүзәлия! Киләчәктә дә эшләрегез дәвамлы булсын!

Гөлчәчәк Фәтхулова,

ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*