tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессының мәгълүмати-аналитик идарәсе хезмәткәрләренә ТАТМЕДИА бүләкләре бирелде
Татар конгрессының мәгълүмати-аналитик идарәсе хезмәткәрләренә ТАТМЕДИА бүләкләре бирелде

Татар конгрессының мәгълүмати-аналитик идарәсе хезмәткәрләренә ТАТМЕДИА бүләкләре бирелде

Билгеле булганча, 2017 елның августында Бөтендөнья татар  конгрессының VI съезды үтте. Бу зур һәм әһәмиятле чараны яктырткан журналистлар съездның матбугат үзәге эшен һәм аның эшчәнлеген тәэмин иткән татар конгрессының мәгълүмати-аналитик идарәсе хезмәткәрләре эшен югары бәяләде.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк,  Бөтендөнья татар  конгрессы башкарма комитеты һәм Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча “ТАТМЕДИА” агентлыгы инде җиденче мәртәбә “Татар рухы һәм каләм” бәйгесе уңышлы үткәрәләр. Бу конкурс татар дөньясы тормышын һәм торышын иң яхшы яктыртучы  журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен үткәрелә. Ел саен катнашучылар саны, тәкъдим ителгән эшләр сыйфаты арта. Быелгы бәйгенең йомгакларын белдерү һәм җиңүчеләрне бүләкләү 29 ноябрьдә үтте.

Боларны һәм башка уртак проектларны уңышлы башкаруны күздә тотып, “ТАТМЕДИА” агентлыгы татар конгрессының мәгълүмати-аналитик идарәсе хезмәткәрләрен билгеләү турында карар кылды.

Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча “ТАТМЕДИА” агентлыгының МАКТАУ ГРАМОТАСЫ белән түбәндәгеләрне бүләкләргә:

  • Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовна – идарә башлыгы
  • Сагидуллина Мөнирә Хәлимовна – БТК БК рәсми сайты редакторы-модераторы

Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча “ТАТМЕДИА” агентлыгының РӘХМӘТ ХАТЛАРЫ белән түбәндәгеләрне бүләкләргә:

  • Ибраһимов Булат Хәкимович – матбугат сәркатибе
  • Масагутов Марсель Маратович – Дөнья” студиясе режиссер-операторы
  • Юнысова Әлфия Туфановна – БТК БК рәсми сайты редакторы-модераторы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*