tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар бәйгесендә барлыгы биш меңнән артык кеше катнашкан
“Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар бәйгесендә барлыгы биш меңнән артык кеше катнашкан

“Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар бәйгесендә барлыгы биш меңнән артык кеше катнашкан

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 20 августта театрның зур сәхнәсендә “Татар моңы-2018″ Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концертына багышланган матбугат конференциясе булып узды. Конференциядә конкурсның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова аерым саннарга тукталып үтте. Чарада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.

“Татар моңы” конкурсының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова аерым саннар буенча чыгыш ясады. “Конкурсның ун ел буена үткәрелеп килүе – зур нәтиҗә. Ун ел дәвамында бер үк команда эшләп килә, монда очраклы кешеләр юк. Шул елларны исәпкә алсак, безнең белән Татарстанның 18 халык артисты эшләгән. Россия төбəклəреннəн, Татарстан һәм Башкортстаннан барлыгы 5450 кеше катнашкан. Конкурсның нəтиҗəсе – күп кенә катнашкан конкурсантлар бүгенге көндә дә сəхнəлəрдə үзлəренең эшлəрен дəвам итə. Татар эстрадасында булган берничә фамилияне генә әйтсәң, алар “Татар моңы”нда катнашкан булып чыга.

Конкурс дәверендә 8 гаилə пары барлыкка килгəн, алар барысы да конкурс “Татар моңы” вакытында танышканнар, яратышканнар, кавышканнар. Алар арасында – Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Муса Камалов һәм Гүзәл Җиһаншина бар”, – диде Милəүшə Айтуганова.

“Татар моңы” конкурсында Казахстаннан махсус кунак – “Туран” этно-фольклор төркеме булачак. Оештыручылар әйткәнчә, әлеге төркем заманча фолк юнәлешендә эшли.

“Казахстаннан “Туран” төркемен юкка гына чакырмадык, чөнки Казахстан безгә үрнәк булып тора. Казахстанда милли мәдәнияткә бик сакчыл карыйлар, Татарстан белән чагыштырсак, Казахстанда милли мәдәниятне саклар өчен күп чыгым тотыла. Бездә дә милли-мәдәни үсешкә игътибар ителсен иде”, – диде Миләүшә Айтуганова.

“Татар моңы” конкурсының идеясе – халык җырлары, классик композиторларының әсәрләре аша милли нигезне саклау. Үсеш сизелә, ул өстән аска түгел, ә астан өскә күтәрелә башлады. Әйтик, ун ел дәвамында Россиянең барлык төбәге дә безгә мөрәҗәгать итте”, – дип сөйләде Миләүшә Айтуганова.

  • “Татар моңы” вокал һәм кораллы ансамбльләрне, халык җырларын, татар классик музыка әсәрләрен башкаручы 15 яшьтән 35 яшькә кадәр булган талантларны берләштерә. Әлеге конкурска Татарстанның барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән катнашучылар чакырыла.

Конкурста җиңүчеләр татар эстрадасының танылган җырчылары, театр һәм кино артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхетенә ирешә. Әлеге артистлар арасында Салават Фәтхетдинов, Резеда Шәрәфиева, Филүс Каһиров, Зөлфия Шакирова, Фердинанд Сәләхов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Резеда Галимова, Ләйсән Закирова, Зөфәр Хәйретдинов һәм Рәсим Низамов бар.

  • Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе оештыра.

 

Зилə Мөбəрəкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*