tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар рәссамы Лондонда комикс чыгарган
Татар рәссамы Лондонда комикс чыгарган

Татар рәссамы Лондонда комикс чыгарган

Яшь татар рәссамы Тимур Әхмәтҗанов Әзербайҗан язучысының китабы мотивлары буенча «Илиш и плетёные истории» комиксын нәшер итә. Комикс инглиз телендә Hertfordshire Press басмасында басылып чыкты. Эш япон техникасында язу карасы белән булдырылган. Бу эшкә 9 айлык авторның тырыш хезмәте кергән.

«Илиш и плетёные истории» –  социальләшү белән проблемалары булган Илиш исемле малай турындагы комикс, әмма сюжет үсеше барышында ул үз проблемаларын җиңә. Комикс, оригиналь китап кебек үк, аутизм белән авырган балаларга багышланган. Комикс ярдәмендә рәссам җәмәгатьчелекнең игътибарын мондый үзенчәлекле балалар проблемаларына җәлеп итәргә тели.

Проектны дөньяның 25 иленнән 220дән артык кеше хуплады. Алар арасында Портленд шәһәренең инглиз графы, актёр Тим Бентинк, талантлы музыкант Мэтт Сэвидж, язучылар, Казахстан, Беларусь, Россия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Молдова, Таҗикстан, Кыргызстан һәм дөньяның төрле почмакларыннан битараф булмаган кешеләр.

Hertfordshire Press нәшрияты китапның рус, кыргыз, казах телләренә тәрҗемәләре өстендә эшли һәм татар теленә тәрҗемә итү өчен партнерлар эзли. Комиксны инглиз телендә онлайн-кибетләрдә сатып алып була.

sahne.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*