tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда чит илдәге ватандашларны кайтару өчен 1,1 млн сум акча бүлеп биреләчәк
Татарстанда чит илдәге ватандашларны кайтару өчен 1,1 млн сум акча бүлеп биреләчәк

Татарстанда чит илдәге ватандашларны кайтару өчен 1,1 млн сум акча бүлеп биреләчәк

2021 елда Татарстанга чит илдә яшәүче ватандашларны ирекле рәвештә күчерү өчен республика бюджетыннан 1,1 млн сум күләмендә акча тотылачак. Бу хакта ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында хәбәр итте.

Анфимова «илкүләм икътисад» бүлеге буенча республика бюджетында каралган чыгымнар турында сөйләде. Киләсе елда 56,2 млрд сум күләмендә чыгым каралган.

«Гомумикътисади мәсьәләләр» бүлеге 969 млн сум күләмендә халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм чараларын финанслауны үз эченә ала. Акчалар республика халкын эш белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы чараларын тормышка ашыруга юнәлдереләчәк», — диде ул.

Алла Анфимова сүзләренчә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен тотуга — 404,7 млн сум, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча актив чараларны тормышка ашыруга 515,7 млн тотылачак.

Финанс министры урынбасары, предприятиеләрдә белгечләрне җәлеп итү өчен эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру чараларына 10 млн сум акча җибәреләчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*