tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар рухы һәм каләм” конкурсына килгән эшләргә жюри үз бәясен бирә башлады
“Татар рухы һәм каләм” конкурсына килгән эшләргә жюри үз бәясен бирә башлады

“Татар рухы һәм каләм” конкурсына килгән эшләргә жюри үз бәясен бирә башлады

“Татар рухы һәм каләм” Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе быел 9 нчы тапкыр уздырыла. Барлыгы 102 эш килгән. Татарстан район һәм шәһәрләреннән тыш, Россиянең 10 төбәгеннән эшләр кабул ителде. Бу – Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл Республикаларыннан, Омск, Төмән, Түбән Новгород, Киров, Свердловск өлкәләре, Краснодар һәм Пермь крайлары. Беренче тапкыр катнашучылар да бар. Краснодардагы татар журналистлары шундыйлардан.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелде:
• “Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы”;
• “Милли проблемаларга багышланган иң яхшы аналитик эшләр циклы”;
• “Теле барның — иле бар”. Татар телен өйрәнүгә, саклап калуга һәм үстерүгә багышланган иң яхшы эшләр циклы;
• Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнар үтәлешен актив яктырткан өчен махсус номинация.

Конкурс эшләре 2019 елның 1 августыннан 1 ноябренә кадәр кабул ителде. Басма эшләр – 73, радиоэшләр – 12, телесюжетлар – 17. Бүгеннән  жюри журналистларның хезмәтләрен бәяли башлады. Жюри рәисе – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров. ” Конкурска килгән эшләр арасында шактый саллылары бар,”- дип белдерде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм ММЧ белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи каләм ияләренең быел активрак булуын ассызыклады. “Татар рухы һәм каләм” IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең җиңүчеләре 6 нчы декабрь көнне Казанда бүләкләнәчәк. Ул Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында оештырыла.

Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*