tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар табыны-2019» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды!
«Татар табыны-2019» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды!

«Татар табыны-2019» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды!

7 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр дәвам иткән «Татар табыны-2019» интернет-бәйгедә аш-суга оста хуҗабикәләр катнашты. Алар Вконтакте һәм Instagram сәхифәләрендә татар милли ашларының рецептларын урнаштырды. Оештыручылар  иң тырыш 26 катнашучыны сайлап алды, әмма финалга 15 се генә чыкты. Һәм бүген Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Исегезгә төшерәбез, «Татар табыны-2019» конкурсын  Бөтендөнья татар конгрессы сайты, «Татарлар» газетасы һәм «Тәмле булсын!» рестораннар челтәре директоры Ризидә Хөсәинова уздырды. Катнашучылар арасында Россия төбәкләреннән, хәтта Австралиядә яшәүче милләттәшләребез дә булды. 700 гә якын төрле ризыкларның рецептлары фотолар һәм видеолар белән тәкъдим ителде.

Гран-при иясен оештыручылар үзләре сайлады. Финалга чыгучыларны Казан шәһәре, Шмидта ур, 34 адресы буенча, «Тәмле булсын» ресторанында бүләкләделәр.

Җиңүчеләр исемлеге:

  • Зөһрә Вәлиуллина (Гран-при)
  • Мәрьям Миңнегулова (1 нче урын)
  • Сиринә Сафиуллина (2 нче урын)
  • Айзилә Рәхмәтуллина (3 нче урын)
  • Гөлгенә Сабитова
  • Розалия Кильметова
  • Рамилә Закирова
  • Гөлчәчәк Мусина
  • Зөлфия Ягъфарова
  • Лариса Шәвәлиева
  • Руфия Шәйдуллина (Самара)
  • Финзия Газизова (Австралия)
  • Гөлүзә Василова
  • Эльмира Нигъмәтҗанова
  • Минзилә Галимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*