tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар табыны” конкурсына иң тәмле милли ризыкларның рецептлары килү дәвам итә
“Татар табыны” конкурсына иң тәмле милли ризыкларның рецептлары килү дәвам итә

“Татар табыны” конкурсына иң тәмле милли ризыкларның рецептлары килү дәвам итә

“Татар табыны” конкурсы 7 нче октябрьдә башланып китте. Мондый конкурсларны хуҗабикәләр бик ярата. Көтеп кенә торалар. Алар бәйгегә үзләре әзерләгән, якыннары яратып ашый торган популяр ризыкларны фотога, яисә видеога төшереп җибәрә. Рецептларын тәфсилләп яза.

Хәзер конкурсның иң кызган чагы. Катнашучылар арасында көн саен диярлек үз рецептлары белән уртаклашучылар бар. Иң популяр ризыклар, әлбәттә, камырдан ясалганнары. Безнең татар халкы өчпочмак, гөбәдия, кош теле, кыстыбыйдан башка үз табынын күз алдына да китерә алмый.

Хуҗабикәләр арасында үз аш-суын чын сәнгатҗ әсәсренә әйләндерүчеләре  дә бар. алар тәмле итеп пешереп кенә калмый, табынга матур итеп бизәп тә чыгара.

ИСЕГЕЗГӘ ТӨШЕРӘБЕЗ: Бөтендөнья татар конгрессы сайты, “Татарлар” газетасы һәм “Тәмле булсын!” рестораннар челтәре директоры, Халыкара Ассоциациясе Президенты Ризидә Хөсәинова белән берлектә, “Татар табыны” конкурсын үткәрә.  Хезмәтләрегезне #татартабыны2019 хештегы белән инстаграмга, яисә вконтакте битегезгә урнаштырырга кирәк. @tamle_bulsyn, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, @alsu5zinurova аккаунтларына да язылырга онытмагыз. Конкурс 1 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Оештыручылар 15 финалистны сайлап ала. Финалистларның эшләре 11 нче ноябрьдә иртәнге сәгать 9 да сайтка куела. Алар арасыннан җиңүчеләр тавыш бирү юлы телән билгеләнә. Тавыш бирү 18 нче ноябрьдә иртәнге сәгать 9 да туктатыла. Гран-при иясен финалистлар арасыннан оештыручылар сайлый. Нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләүләр тантанасын соңрак хәбәр итәрбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*