tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар тарихы ядкарьләре
Татар тарихы ядкарьләре

Татар тарихы ядкарьләре

ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында танылган төрек-татар тарихчысы Әкъдәс Нигъмәт Куратның рус теленә тәрҗемә ителгән “Топкапы сарае музее архивында Алтын Урда, Кырым һәм Төркестан ханнары ярлыклары һәм хатлары” (“Ярлыки и битики ханов Золотой Орды, Крыма и Туркестана в архиве музея дворца Топкапы”) исемле китабы презентацияләнде.

66210Галимнең әсәрләр җыелмасының беренче китабын тәкъдим итү чарасында ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Турхан Дильмач, ТР ФАнең вице-президенты һәм Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, Татарстанның күренекле галимнәре, төбәкне өйрәнүчеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре, һәм, иң мөһиме, Әкъдәс Куратның Төркиядән кайткан оныклары – Каан Курат һәм Идел Ведиа Әвҗиман-Курат катнашты. Әйтергә кирәк, озак еллар ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, хәзер ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов һәм эшчәнлеген республика журналистикасына багышлаган, соңгы эш урыны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында генераль директор урынбасары — татар телендәге мәгълүмат редакциясе баш мөхәррире булган Дания Тямаева – Әкъдәс Нигъмәт Куратның туганнары. Әкъдәс Нигъмәт белән Фатыйх Моратов — бер-берсенә ике туган тиешле якын кардәшләр. Төркиядәге туганнары белән кардәшлек җепләрен урнаштырып, әлеге хезмәтне нәшер итүгә Равил Моратов һәм Дания Тямаева үзләреннән саллы өлеш керткән.

“Топкапы сарае музее архивында Алтын Урда, Кырым Һәм Төркестан ханнары ярлыклары һәм хатлары” китабы Истанбулда төрек солтаннары сараенда саклана торган урта гасыр төрки-татар дәүләтләре тарихы буенча сирәк чыганакларны сыйфатлаучы фундаменталь фәнни әсәр санала. Тәүге мәртәбә рус теленә тәрҗемә ителгән әлеге хезмәт Әкъдәс Нигмәт Куратның рус теленә тәрҗемә кылыначак күп томлы әсәрләр җыелмасының беренче томы була.

“Безгә танылган исемнәрнең берсе – якташыбыз, тарихчы Әкъдәс Нигъмәт Курат исеме кайта. Совет чорында аның хакта бик азлар гына белә иде. Шушы шәхеснең исемен еракларга таратуга игътибар юнәлткән Төркия галимнәренә рәхмәтлебез. Без, Әкъдәс Куратның биографиясен өйрәнгән вакытта, Равил Фатыйх улы Моратовның аның туганы булуын ачыкладык. Бу һәммәбез өчен дә ачыш булды. Бу, билгеле, зур горурлык. Бу шәхесне өйрәнү, тарихыбызга тагын бер яңа бит өстәде”, — дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Рафаил Хәкимов. Ул галимнең мирасы бик бай булуын, аның хезмәтләре бүгенге көндә бик әһәмиятле булуын, беренче томнан соң, тагын башка томнар да нәшер ителәчәген билгеләп узды. Тарих институты директоры әсәрләр җыелмасының беренче томын бастырып чыгару процессын Равил Моратов тизләткәнен дә ассызыклап үтте.

Равил Моратов, үз чиратында, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләренә күренекле галимнең тамырларын табып, аның иҗатын өйрәнүләре өчен олы рәхмәтен җиткерде. “Кыска вакыт эчендә Әкъдәс Нигъмәт Куратның хезмәтләрен тәрҗемә кылып бастырып чыгаруыгыз өчен зур рәхмәт. Нәтиҗәдә, Россия һәм Төркия тарихына багышланган эчтәлекле китап килеп чыккан. Аның хезмәтләре үз ватанының тарихына битараф булмаган барча кешегә кызыклы. Китапта Россия һәм Төркия илләре арасында үсеш алган мөнәсәбәтләр турындагы мәгълүматлар чагылыш тапкан”, — дип билгеләп узды ТР Президенты ярдәмчесе. Аның әйтүенчә, Моратовлар өчен бу вакыйга икеләтә шатлык китергән. “Ни өчен дигәндә, без Төркиядә гомер кичерүче туганнарыбыз белән таныштык. Алар да бабалары туып үскән җирләрне күреп китә. Моңа мөмкинлек һәм вакыт табулары да мактауга лаек. Бабагызның истәлеген күңелләрегездә йөртүегез өчен зур рәхмәт”, — дип белдерде Равил Моратов. Ул шулай ук Әкъдәс Нигъмәт Курат оныкларын киләчәктә дә барлык архив документлар тикшерелеп, алар республика тарихи мирасының бер өлеше булсын өчен, Тарих институтына ярдәм итеп торуларын үтенде. “Сезнең бабагызның хезмәтләре Татарстанда танылсын өчен, алга таба да шушы юнәлештә эшләвегезне теләр идем”, — дип мөрәҗәгать итте ул. Равил Моратов Әкъдәс Куратның үсешенә теләктәшлек иткән Төркия Хөкүмәтенә дә рәхмәтен җиткерде. Галим Төркиядә хөрмәткә лаек шәхес булган, зур мәртәбәләргә, югары үрләргә, казанышларга ирешкән.

Әкъдәс Куратның оныгы Каан Курат бабасы белән 10 яшенә кадәр генә булса да аралашып калырга өлгерүе белән бәхетле булуын белдерде. “Бабамның тормышы фәнни эшчәнлек белән тыгыз бәйләнгән иде, шуңа күрә, ул әбиемә, гаиләсенә игътибары азрак булуын да аңлап яшәгән. Шулай да, әбием аңа һәрвакыт ярдәм итеп торган, эш өчен шартлар тудырган, әбием бабам тормышында зур роль уйнаган”, — дип хатирәләрен яңартты ул. Аның әйтүенчә, сеңлесе туган елны, 1971 нче елда бабасы аларга килеп, яңа туган оныгын күтәреп фотога төшкән. Үзе якты дөньядан киткәнче, беренче оныгының хыялын да тормышка ашырып калырга өлгергән – Каанга велосипед бүләк иткән. “Кичә без бабамның туган авылына кайтып килдек. Анда бабам туган йорт ишегалдына кереп, нигез ташы кырыннан берникадәр туфрак алдым, һәм Төркиягә кайтуга беренче эш итеп, Әкъдәс Нигъмәт Куратның каберенә барып, шул туфракны салачакмын. Мин Татарстанга кайтып, үземне, гүя, бабамның хыялын чынга ашырган күк хис иттем – Ватанга кайту теләген”, — диде Каан Курат.

Идел Курат чыгышында шулай ук бабасы белән бик горурлануын билгеләп узды. Ул киләчәктә татар телен өйрәнергә сүз бирде – бүген ул Казан университетына барып, татар телен өйрәнү буенча онлайн мәктәпкә язылган. “Без Татарстанда туганнарыбызны табуыбызга, алар белән танышуыбызга чиксез шатбыз. Бабамның хезмәтләре рус теленә тәрҗемә ителүе Россия фәненә зур өлеш кертер дип саныйм”, — дип белдерде Идел.

Әкъдәс Нигъмәт Курат (1903-1971) – күренекле галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе, төрки халыкларның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә саллы өлеш керткән. Тамырлары белән Алтын Урда морзаларына барып тоташкан мөселман дин әһелләренең борынгы династиясе вәкиле, талантлы һәм абруйлы дини тәгълиматчы Нигъмәтулла бин Хәбибулланың оныгының улы Әкъдәс Нигъмәт Курат татар галимнәре Р. Фәхретдин, Ш. Мәрҗани, Һ. Атласи эшләре һәм традицияләрен лаеклы төстә дәвам иттерүче булган.

Әкъдәс Нигъмәт Курат республиканың Чирмешән районы Бәркәтә авылында дөньяга килгән. Аның балачагы һәм үсмер чоры җәдидчелек үзгәрешләре шаукымы астында узган, ул вакытта гыйлем эстәүгә, иҗатка, алгарышка омтылыш татар халкының милли идеясенә әверелгән. Революция, Гражданнар сугышы нәтиҗәсендә социаль үзгәрешләр дәверендә, ватанында дөньяви һәм дини белем алган Әкъдәс Нигъмәт Курат Россиядән чыгып китәргә мәҗбүр була. 1924 нче елда ул Истанбулга килеп, университетка укырга керә. Төркиядә тарихчының искиткеч тикшеренү таланты ачыла.

Галимнең мирасы бай, киңкырлылыгы белән шаккатыра. Тикшеренүченең игътибар үзәгендә һәрвакыт гомумтөрки тарих булган. Аның урта гасыр төрки-татар дәүләтләре, Осман империясе тарихына, Төркиянең Көнбатыш илләр һәм Россия белән үзара багланышларына багышланган искиткеч хезмәтләре бөтендөнья тарих фәненең алтын фондына кертелгән. Күпьеллык тикшеренүләре нәтиҗәләрен, уникаль белемнәрен Әкъдәс Нигъмәт Курат озак вакыт дәвамында Әнкарада Гази педагогика институтында мөгаллим, профессор булып эшләп, күп санлы укучыларына тапшырган.

«Татар-информ» МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*