tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак укыту программалары эшләнгән
Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак укыту программалары эшләнгән

Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак укыту программалары эшләнгән

1-11 сыйныфлар өчен туган тел буларак татар теле һәм әдәбияты, Татарстанның дәүләт теле буларак татар теле буенча программалар эшләнеп, реестрга кертү өчен федераль укыту-методик берләшмәсенә юлланган. Бу хакта Казан Кремлендә утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Биредә ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы бара.

«Бу предметлар буенча эш программалары әзерләнгән, яңа буын укыту-методик комплектлар әзерләнә», – диде Борһанов.

Ул Мәгариф министрлыгының Мәгарифне үстерү институты, ТР Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты белән берлектә, туган тел буларак татар телен укыту буенча методиканы камилләштерү буенча уртак эш оештырылганын әйтте.

«Туган тел һәм туган әдәбиятны уку планының мәҗбүри өлешендә саклау күпмилләтле халыкларның гражданлык үзенчәлекләрен саклау өчен мөһим. Бүген федераль дәреслекләр реестрына 12 туган телдән 232 дәреслек кертелгән. Аларның 89ы татар теле һәм әдәбияты буенча, 13е удмурт телендә, чуваш, мари, мордва телләре төбәкләрдәге нәшриятлардан алына торган пособиеләреннән өйрәтелә», – ди Рафис Бооһанов.

Министр берничә телдә укыту өстенлекләре турында сөйләде. Министрлыкның Россия халыклары телләрен өйрәнү мөмкинлекләрен тәэмин итү буенча норматив документлар эшләү һәм кабул итүдә актив катнашканын белдерде.

Гөлнар Гарифуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*