tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте Советының чираттагы утырышы узды
Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте Советының чираттагы утырышы узды

Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте Советының чираттагы утырышы узды

23 октябрьдә, Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Советының утырышы узды. Көн кадагындагы төп сорауларның берсе – оешманың 30 еллыгына карата уздырылган  тантаналы җыелышка йомгак ясау иде. “Җыелыш бик эшлекле рәвештә узды. Секцияләрнең дәвамы булыр дип уйлыйм. Мәсәлән, милли мәгариф өлкәсендә татарларны борчыган мәсьәләләр башка милләт халыкларына да кагыла. Димәк, бергәләшеп “Самара өлкәсе халыкларының милли мәгарифен саклап калу” темасына фәнни конференция  уздыра алабыз. Финанслар секциясендә катнашкан татар эшмәкәрләре һәм меценатлар  белән 18 декабрьдә (15 сәгатьтә) кабат очрашып сөйләшергә дип сүз куештык. Чөнки күп мәсьәләләр турында сөйләшергә вакыт җитмәде”, — дип сөйләде оешма президенты Ильяс Шәкүров.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Данияр Сәйфиев,  оешманың Совет әгъзалары Азат Надиров, Альбина Мәхмүтова, Иршат хәзрәт Сафин һәм Искәндәр Мифтахов та фикерләре белән уртаклаштылар. Самар шәһәре Думасы депутаты Рифкать Хуҗин: “Җыелыш халыкны битараф калдырмады, “Күптән шулай җыелырга кирәк иде”, — диючеләр күп булды. Шәхсән үзем берничә секциядә катнашырга өлгердем, барысында да мөһим мәсьәләләр күтәрелде.  Чарада яшьләрнең күп катнашуы аеруча куандырды”, — дип сөйләде. Совет әгъзалары кыска вакытта җыелышның резолюциясе текстын расларга килештеләр.

Утырышта Бөек  Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чаралар уздыру планы да каралды. Ильяс Гомәр улы ел әйләнәсендә “Самар татарлары” сайтында һәм журналында сугыш һәм тыл ветераннары, Бөек Җиңүгә китергән вакыйгалар турында мәкаләләр бастырылачак дип белдерде. Данияр Сәйфиев: “Өлкәбезнең шактый авылларында булырга туры килде. Кызганычка, кайбер җирлекләрдә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләр торышы бик начар. Бәлки аларның берничәсен булса да  тәртипкә китерербез?” – дип тәкъдим итте. Рифкать Туктар улы мондый корылмалар, гадәттә, авыл җирлеге яисә район администрациясе карамагында булырга тиеш дип белдерде. “Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләр торышына аеруча зур әһәмият биреләчәк. Әгәр төзекләндерү таләп иткән обелисклар, монументлар игътибарсыз кала икән, авыл халкы аларның фотосурәтләрен социаль челтәрләргә куя ала. Моның нәтиҗәсе озак көттермәячәк “, – дип киңәш бирде Рифкать Хуҗин.

Ильяс Гомәр улы 2020 елда оешма тарафыннан уздырылачак чаралар планы төзергә кирәклеген турында искәртеп үтте. Альбина Мәхмүтова апрельдә, гадәттәгечә, шигърият кичәсе, шулай ук яшьләр өчен шәҗәрәләр төзү буенча бәйге уздырырга да тәкъдим итте. “Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын, ерак ата-бабаларын белергә тиеш”, – дип сөйләде Альбина ханым. Аның белән оешма әгъзалары да килеште. “Бу чарага архивлар белгечләрен, шәҗәрә төзү буенча тәҗрибәсе булган милләттәшләребезне чакырсак файдасы тагын да күбрәк булыр”, — дип белдерде Ильяс  Гомәр улы.

Утырышта “Бердәмлек” татар газетасына яздыру кампаниясе турында да сүз барды. Басмада социаль, дини һәм мәдәни темаларга зур игътибар бирелә. Күп язмаларның төп геройлары — гади авыл кешеләре, төрле һөнәр ияләре. Шулай ук милли иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге дә газета битләрендә чагылыш таба. “Газетага, һичшиксез, язылырга кирәк. Яшьләр дә укысын, әби-бабаларына, туганнарына бүләккә дә яздырсыннар иде”, — дип өндәде Ильяс Шәкүров.

Альбина Харис кызы 22 декабрьдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында татар балалары өчен Чыршы бәйрәм уздырылачагын искәртеп үтте. Чара 14 сәгатьтә башлана. Ә соңыннан өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары  оешма юбилее хөрмәтенә чәй табынына чакырылачак.

 

Алия АРСЛАНОВА.

Самара шәһәре

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*