tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыш сабыйлары “Каурый өмәсе“ндә
Мамадыш сабыйлары “Каурый өмәсе“ндә

Мамадыш сабыйлары “Каурый өмәсе“ндә

Мамадыш шәһәре “Кояшкай” балалар бакчасында күңелле бәйрәм узды. Бакчаның татар теле буенча тәрбиячесе Роза Нартдинова бәйрәмне “Ак калфак”лылар белән таныштырудан башлады. Сабыйлар татар халкының “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштергән. Әкиятнең ахыры дәвамлы булды. Ике кыз, ялгышларын аңлап, өченче туганнары белән берләшеп, әбиләрендә “Каурый өмәсе”ндә катнашты.

Төркемдәге барлык балалар да ак калфаклы апалары белән бергә каурый сызырды, мамыкларын мендәргә тутырды. Каурыйлардан май канаты ясарга да өйрәнделәр. Һәркайсы үз эшеннән канәгать иде.

Зур эшләрдән соң, бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр белән дәвам итте.

Алсу Спиридонова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*