enrutat
Баш бит / «Татарлар» тапшыруында татар милләтенең этник нигезләре турында фикер алыштылар
«Татарлар» тапшыруында татар милләтенең этник нигезләре турында фикер алыштылар

«Татарлар» тапшыруында татар милләтенең этник нигезләре турында фикер алыштылар

«Кызганыч, бездә, татарларда, тарих фәнендә милләт формалашу яхшы өйрәнелмәгән. Безнең 1977 елда чыккан бер китап бар — «Формирование татарской буржуазной нации» дип атала ул. Совет чоры буенча үземнең язган бер кечкенә хезмәттән кала, башка хезмәтләр юк. Совет чорында милләт булу бик хөрмәт ителде, милләт булган халыкларга гына республикалар бирелде. Татар халкында «халык» һәм «милләт» төшенчәләре бутала», — дип әңгәмәне башлады Дамир Исхаков.

Руслан Айсин «милләт» төшенчәсенә аңлатма бирде. «Милләт — югары катлам дигәнне аңлата. Ул 1920 еллар башында формалашкан яңа заман төшенчәсе. Без татарны чын рәвештә авыз тутырып милләт дип атый алабыз. «Халык», «этник төркемнәр» түбәндәрәк урнашкан», — диде ул.

«Кайвакыт болгар милләте дигән язулар да очратып була», — дип өстәп куйды Дамир Исхаков.

Айрат Фәйзрахманов ассызыклады: «Француз, итальян, алман милләте — бөтенесе дә XIX гасырларда формалашкан милләтләр. Татарлар да шул вакытларда формалашкан милләт. Шуны әйтергә кирәк: алар гражданнар милләте булса, без этник милләт».

Айрат Фәйзрахманов ТАССР оешуның тарихын сөйләде. «XX гасыр башында «Җирле автономия кирәк» дигән лозунглар чыга. 1915 елда татар яшьләре Ильяс Алкин, Галимҗан Шәрәфләр студент булганда Татарстан җирле автономиясенең нигезләрен теоретик яктан исбатлый башлыйлар.

1917 елда Мәскәүдә беренче Бөтенроссия мөселман съездында карар кабул ителә: һәрбер халык үзенә автономия төзи ала, шул ук вакытта без мөселманнарның уртак милли автономиясен төзергә тиешле. 1917 елның 22 июнендә Казанда эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни автономиясе игълан ителә.

1917 елның ноябрь аенда Милли мәҗлестә Идел-Урал штаты булдыру турында карар чыга. 1918 ел башында большевиклар Идел-Урал штатын игълан итәргә бирмиләр. Ул вакытта Болак арты республикасы оеша.

Апрель аенда большевиклар Идел-Урал штатына каршы Татар-Башкорт республикасын игълан итәләр. Хәбәр «Правда» газетасында басыла. Гражданнар сугышы башлану сәбәпле җөмһүриятне оештыру съезды булмый. 1920 елның маенда ТАССР игълан ителә», — дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов.

«Бүгенге көндә капитал бар, ә милли буржуазия юк»

«Милләтне милләт итә торган әйберләрнең берсе — милли аң формалашу. Аны Тукай, Галимҗан Ибраһимовлар белән бәйле дип әйтеп буламы?» — дигән сорау куелды тапшыруны алып баручы Илдар Кыямов тарафыннан.

«XX гасыр башында матбугат чаралары формалашмаса, Тукай Тукай булмас иде, — диде Айрат Фәйзрахманов. — Бердәм мәгълүмати кыр милләт формалашуның бер шарты булып тора. Күп кенә милләтләр шул нигездә формалашкан. Тагын бер шарт — мәгариф үсеше. Ул вакытта һәрбер татар авылында мәктәп-мәдрәсә булган».

Руслан Айсин өченче шартны атады — милли буржуазия. «Күп кенә милли зыялылар өчен милли буржуазия матди нигез булган. Китаплар, газеталар чыгару өчен дәүләт бер тиен дә акча бирмәгән, хәтта Тукайның сәяхәтнамә кылуы да алар тарафыннан эшләнгән. Бүгенге көндә капитал бар, ә милли буржуазия юк. Мәгариф системасының бүгенге хәле дә шуның белән бәйледер», — ди ул.

«1926 елларда халык үзен татар дип яздырган. Ул вакытка милли аң формалашкан була, ә ул милләт оешуның бер чагылышы. Бүгенге көндә, милли аңга хилафлык китереп, үзебезне әллә кем дип яздырсак, тарихи мираска хыянәт итәбез булып чыга», — ди Дамир Исхаков.

Руслан Айсин «дәүләт» сүзенең Коръәндәге мәгънәсен аңлатты: «Кечкенә вакытта әбием өйрәткән догада шундый сүзләр бар: «Безнең дәүләтебезгә Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирсен». Нинди дәүләткә? Татар дәүләтенә. Димәк, ул вакытта авылларда «татар дәүләте» дигән төшенчә булган. Без, дәүләте булмаган милләт булганда да, үз аңыбызда дәүләт образын саклап калганбыз. Ул дини яктан килеп чыккан. «Дәүләт» Коръәндә бер тапкыр гына очрый һәм «бәрәкәт» дигәнне аңлата».

Дамир Исхаков фикеренчә, дәүләт милли телдән башка була алмый.

«Без бер милләт, бердәм булырга һәм бердәм хәрәкәт итәргә тиеш», — дигән нәтиҗәне яңгыратты Илдар Кыямов.

Гөлүзә Ибраһимова

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*