enrutat
Баш бит / Татарның әхлакый кодексы
Татарның әхлакый кодексы

Татарның әхлакый кодексы

Кем ул татар һәм нинди булырга тиеш? Нинди принципларга таянып ул яшәргә тиеш? Бу хакта заманында үз фикерен күренекле драматург, язучы, танылган җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллин язып калдырган иде. “Халкым минем” газетасы 2017 елның 1нче санында авторның 12 матдәдән торган “Татарның әхлакый кодексы”ның 1че матдәсен һәм комментариен бирә. Кодексның һәр матдәсе ай саен газета битләрендә басылып барачак.

Туфан Миңнуллин

Татарның әхлакый кодексы

Кешеләр милләт булып оешкан көннән башлап һәр милләт үзенең яшәү рәвешен тамгалап, бүтәннәр арасында үз урынын билгеләргә тырыша. Бик күп төрле төсмерләрдән торган милли үзенчәлекләр арасында, әлбәттә, әхлакка кагылганнары да шактый. Кайбер милләтләр әхлак, кагыйдәләрен язма рәвештә кабул итеп, шуңа турылыклы булырга тырышалар. Минем ишетүемчә, христиан динен тотучыларда ул кагыйдәләр җыентыгы катехизис дип атала. Күптән түгел Төрекмәнстан Президенты Сапарморат Ниязов үзенең «Рухнамә» дигән китабында төрекмән халкының әхлак кагыйдәләренә кагылышлы файдалы, кызыклы фикерләр әйтте. Чыңгызханның да «Яса» дип аталган кагыйдәләр җыелмасы барлыгын беләбез.

Татар милләте дә гасырлар буена үзен милли йолалары, милли мәдәнияте белән саклап килде. Аның үз әхлакый кануннары бар иде. Аларны без, гәрчә һәр кеше өчен Коръән Кәримдә әхлак нормалары Ходай тарафыннан билгеләнсә дә, язылмаган законнар дип атадык. Ни кызганыч, язылмаган законнарны без оныта яздык. Милләтнең үз йөзе, үз төсмере югала башлады.

Татар халкының II конгрессы алдыннан, 1998 елда «әллә соң татарның әхлакый кодексын кәгазьгә төшереп, конгресста бөтен делегатлар белән кабул итеп, рәсми төс бирергәме» дигән фикер туды. Мин шул әхлак кодексын үзем аңлаганча язып чыктым да, аны тагын да камилләштерү өчен, Разил Вәлиевкә, Миркасыйм Госмановка, Рәшит Ягъфәровка мөрәҗәгать иттем. Язганнарымны бергәләп чарлый торгач, конгресс делегатларына тәкъдим итәргә ярый дигән фикергә килдек. Әмма конгрессны оештыручылар безнең теләкне әллә аңламадылар, әллә аңларга теләмәделәр, татарның әхлакый кодексын карау көн тәртибенә кертелмәде. Шуннан без аны матбугатта бастырдык. Күпләр тарафыннан бу эш хупланды. Бигрәк тә татар мәктәпләрендә аның кирәклеген аңладылар. Кодекс текстын матур итеп язып, классларга, коридор стеналарына элеп куйган мәктәпләрне дә күрергә туры килде. Әлбәттә, кодекс текстына тәнкыйть фикерләре дә әйтелде – ул тулы ук түгел, шактый фикерләр кермәгән, диючеләр булды. Ул фикерләр белән килешеп, шунысын да әйтергә кирәк — әхлак мәсьәләсенә караган бөтен нәрсәне дә кодекска язып кую зарур түгелдер, анда төп кагыйдәләр генә чагылырга тиештер.

Көннәр уза бара, гомер үтә тора, дөнья болгана, Рәсәйдә сәяси вазгыять тә үзгәрә, татарның көрәшеп алган әз-мәз мөстәкыйльлегеннән тагын мәхрүм итә башладылар. Димәк, безгә үзебезне саклап калу катлаулана. Андый чакта без кыйблабызны тагын да дөресрәк билгеләргә тиешбез. Рухыбыз нык булса, җаныбызны азат итеп тоеп яшәсәк, без яшәү иммунитетын югалтмаячакбыз.

Шуны күздә тотыптыр, күрәсең, «Идел» журналының баш мөхәррир урынбасары шагыйрь Рәфикъ Юнысов кодексны яңадан журналда бастыру кирәклеген әйтте. Ләкин анда кодекс тексты гына түгел, аңа тәфсир-комментарийлар да булырга тиеш, диде. Ягъни мәсьәлән, журналның һәр санында кодексның бер пунктына мин аерым тукталып, аңа кагылышлы фикерләрне киңрәк итеп шәрехләп, «Идел» укучыларына сөйләргә тиешмен икән. Мин Рәфикъ белән килештем. Билгеле, бу милләт язмышы турындагы уйлануларга әллә ни яңалык өстәми. Әмма без белгәнебезне дә истән чыгаргалыйбыз. Кабат-кабат уйланып торсак, зыяны тимәстер. Кодекс 12 пункттан тора. Сүзне башлыйбыз.

  1. Татар кешесе! Хәтереңә ал! Синең үз мөстәкыйль дәүләтең булган. Дәүләтле милләтнең генә җир йөзендә кадере була, һәр татарның күңелендә йөргән дәүләтчелек идеясе саклансын. Шушы тарихи гаделлек өчен үзең һәм нәселең көрәшергә тиеш.

Әйе, Болгар дип, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Себер, Кырым, Әстерхан ханлыгы дип аталган дәүләтләр тоткан халык без. Төрле милләтнең тарихчылары ул дәүләтләргә төрле бәя бирде. Үзебезнең тарихчыларыбыз да ул дәүләтләрнең татар милләте формалашуына йогынтысы хакында үзара бәхәс куптаралар. Әмма ни генә әйтсәк тә, асылда, татар тарихы шул дәүләтләрдә туган, дәвам иткән. Ул дәүләтләрнең төп халкы татарлар булган, хакимият татарлардан торган. Шуңа күрә дәүләтчелек идеясе безнең аңыбызда гына түгел, каныбызда, җелегебездә дә. Җиңсәк тә, җиңелсәк тә, без дәүләт тоткан халык дип горурланабыз. Безгә ул хакта бабаларыбыз, әтиләре без әйтеп калдырган, без аны киләчәк буынга тапшырырбыз. Бу горурлыкны бёр генә кылыч та кисә, бер генә мылтык та атып үтерә алмый. Бу горурлыкның җаныбызда яшәвен кайвакыт үзебез дә аңлап бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә Казан ханлыгы җимерелүгә 450 ел вакыт үтсә дә, мин — татар дигән, мин дәүләтле булырга тиеш, мин бетәргә тиеш түгел дигән уй яшәп килә һәм татарны шул яшәтә. Моны һич кенә мактану, әтәчләнү дип атарга ярамый. Бу — җан авазы. Рәсәй тарихында нинди генә чуалыш килеп чыкмасын, анда татар катнашмый калмый. Юк, фетнәче халык булганы өчен түгел, бу — шул чуалышта иреккә омтылыш ясау формасы. Әгәр дә Пугачев явында татарлар күпсанлы булган икән, татар ул яуда ирек чаткылары күргән, милли азатлыкка юл эзләгән. Әгәр Октябрь революциясе ясауда, аны яклап сугышуда татар күпләп катнашкан икән, большевикларның революцион лозунгларында милләтләргә мөстәкыйльлек буласын ишеткән. Әгәр Рәсәйдә демократия җилләре исә башлауга Татарстан суверенитет игълан иткән икән, бу чын мәгънәсендә дәүләтчелек идеясенең җимеше. Безгә ияреп кайбер милли автономияле республикалар да суверенитет игълан иттеләр. Ләкин Мәскәү кыса башлагач, алар тиз генә ул сүздән ваз кичтеләр. Без әле һаман да тартышабыз һәм тартышачакбыз. Чөнки без дәүләт тотуның тәмен татыган халык. Бу халыкны буйсындыру, аңардан кол ясау бик авыр.

Дәүләт тоткан халык дигәннән, бер кызыклы факт. СССР таркалгач, союздаш республикалар мөстәкыйль дәүләткә әйләнделәр. Шуларның һәркайсы тырышып-тырмашып мөстәкыйльлеген ныгыта, «суверен дәүләт төзи. Арада бер Белоруссия генә бәргәләнә. Россиядән аерыла алмый интегә. Аны төрлечә аңлаталар. Ә төп асылы шунда — белорус милләте дәүләт тоткан халык түгел. Ул төрле дәүләтләр составында булып, бер дәүләттән икенчесенә күчеп йөреп, мөстәкыйльлек иммунитетыннан мәхрүм калган. Белоруссия дәүләтенең мөстәкыйльлеген яклар өчен бердәм суз әйтерлек рухи көче юк. Ә бездә ул көч әле, Ходайның биргәненә шөкер, бар. Нинди генә авырлыклар килсә дә, ничек кенә безне сындырырга тырышсалар да, безгә шул көчне сакларга иде. Ә бит татар үзе дәүләт тоту белән бергә үз тирәсендәге кайбер милләтләрне дәүләт тотарга, дәүләт белән идарә итәргә өйрәткән халык. Бүген бөек держава дип аталган Россия чын дәүләт булып Алтын Урда хакимлек иткән чорда оеша башлый. Шуңа чаклы вак кенәзлекләр үзара ызгышып, тарткалашып, сугышып яшәгәннәр. Алтын Урда ханнары аларны «Русь» дигән бер исемдә берләштереп, үзләренә каршы тора алырлык дәүләт төзү үрнәген күрсәткәннәр. Әмма, ни кызганыч, урыс кенәзләрен берләштергән Алтын Урда үзе таркалып, вак ханлыкларга бүлгәләнгән һәм ул ханлыклар, уртак тел таба алмыйча, Русь тарафыннан юкка чыгарылганнар. Дәүләтчелек дигәндә, тарихның мондый гыйбрәтләрен дә истә тотарга кирәктер.

Тагын бер тарихи факт. Октябрь революциясеннән соң автономияле республикалар төзелгәндә, аларның кайберләре Казанда төзелде. Республика белән идарә итүче кадрлар Казанда тупланды. Чөнки Казан халкы өчен республика төзү проблема түгел иде. Без бит бүрекле халык. Әйе, бүрекле.

Заманында мин Пугачев явында иң актив катнашкан татарлар турында «Канкай улы Бәхтияр» дигән пьеса язган идем. Анда үзен Рәсәй патшасы дип игълан иткән Пугачев белән Бәхтияр Канкаевның очрашу күренеше бар. Ул күренештә Бәхтияр Пугачев белән түбәтәен салмый гына сөйләшә. Мәгълүм булганча, урыс кешесе берәр түрәне күрсә, тиз генә баш киемен салып башын ия. Татарның баш киемен салмавы «патша» Пугачевка ошамый, әлбәттә. Пугачев, Бәхтиярга кисәтү ясабрак: «Нигә баш киемеңне салмадың? Бу государьны хөрмәтләмәү, аңа баш бирмәү», — ди. «Кичерегез, татарның кәләпүше башыннан башы белән бергә генә салына», — дип җавап бирә Бәхтияр.

Пьесаны язганда, мин, татарның горурлыгы турында гына уйлап, бүрек салмауның тарихи ягына игътибар итмәгән идем. Бактың исә, татарның бүрек салмавы аның дәүләт башында утырырга сәләтле булуыннан килә икән. Урыс тарихында «Мономах бүреге» дип дан алган зиннәтле асылташлар белән бизәлгән кыйммәтле мехтан тегелгән бүрек Казан ханнарының бүреге, патшалык символы түгелмени?!

Татар канында дәүләтчелек идеясенең яшәвенә бер мисал. Белгәнебезчә, татарның биштән бер өлеше генә Татарстан территориясендә яши. Йөз меңләгән татарның Казанны күргәне дә юк. Шуңа карамастан татар, кайда гына яшәсә дә, Казанга тартыла, аны үзенең рухи кыйбласы дип саный. Нигә? Югыйсә Татарстан аның туган җире дә түгел. Татар дип аталган кавемнең Казанга тартылуы — киләчәктә ныклап өйрәнелергә тиешле факт. Югыйсә Алтын Урда таралганнан соң туган ханлыклар арасында иң беренче булып Казан ханлыгы җимерелә. Шуңа карамастан Казан татарның үзәге санала. Бу, бер яктан, Болгар заманыннан килгән тартылу ноктасы булса, икенчедән, татарлыгын дөньяга туктаусыз белдереп торган төбәк тә. Бер үзәккә тартылу дәүләт тоткан халыкта гына була. Яһүдләр дә бит элеккеге дәүләте булган Израиль ягына карап яшәделәр һәм нәтиҗәдә дәүләтләрен булдыруга ирештеләр. Бүген дә яһүд халкы кайда гына яшәсә дә, кыйбласы Израильдә.

Чөнки анда аның борынгы һәм бүгенге дәүләте. Андый тартылу хисе өчен берәүне дә гаепләргә ярамый, ул инстинктка әйләнгән хис. Шуңа күрә империя безнең белән, теләмәсә дә, исәпләшергә мәҗбүр. Кайбер милләттәшләребезнең күңеленә империягә колларча буйсынып хезмәт итү чире кереп ояласа да, күпләребез баш бирмәскә тырыша. Әйе, без империя күсәгенең ни икәнен күреп, буйсынырга мәҗбүрбез, ләкин әле бу җанның, рухның буйсынуы түгел. Юк, көрәш дигәндә без балта, сәнәк, мылтык тотып урамга чыгуны гына күздә тотмыйбыз, көрәш ысуллары төрле-төрле. Иң мөһиме — күңелдә дәүләтчелек өчен көрәш дәрте сүрелмәсен. Мин ышанам — безнең үз дәүләтебез булачак. Дөрес, без бүген дә Төп законда язылганча, дәүләт булып саналабыз. Ләкин безне мондый дәүләт кенә канәгатьләндерми. Чөнки әлеге дәүләттә безнең хокукларыбыз кысылган. Әгәр Россиядә чын мәгънәсендә федерализм була икән, анда безнең милләтнең үзенә лаеклы урыны Конституциядә билгеләнә икән, без андый дәүләтне дә танырбыз. Без дәүләтләр телендә сөйләшә алырлык халык. Безнең дәүләтебез безгә үзебезне халык, милләт итеп сакларга гарантия бирә икән һәм аны материаль яктан тәэмин итә икән, калганы ул хәтле үк мөһим түгелдер. Империя тарафдарлары Россияне саклап калырга теләсәләр, безнең теләкләр белән хисаплашырга тиешләр, Күсәк ничаклы гына саллы булмасын, рух аңардан көчлерәк. Татар кешесе, дәүләтчелек идеясен сакла һәм көрәш дигәндә, без нәкъ менә шул турыда фикер йөрттек. Безнең көрәшебез, иреккә омтылуыбыз табигый, һәм тарихи гаделлек өчен көрәш максатка ирешкәнчегә кадәр тукталмаска тиеш. Кабатлау булса да, әйтергә кирәк, дәүләт безгә мактаныр өчен дә, бүтәннәргә каршы көрәшеп, ни дә булса яулап алыр өчен дә кирәкми. Безгә дәүләт зур тарихы булган татар милләтен, татар халкын саклап калу өчен кирәк, һәр татар баласының күңеленә дәүләтчелек орлыгын салып калдыру — безнең төп бурычыбыз.

«Халкым минем» газетасыннан,

2017 ел № 1

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*