tatruen
Баш бит / Слайдер / Татар теле укытучылары семинары узды
Татар теле укытучылары семинары узды

Татар теле укытучылары семинары узды

Татарстан мәгариф  министрлыгы Россия төбәкләрендә эшләүче татар мәктәпләре  белән үзара хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендә эшләвен дәвам итеп республиканың Спасс районында Ульяновск өлкәсеннән килгән татар  теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында семинар-киңәшмә уздырды. Анда сүз федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында ана телен укытудагы үзгәрешләр һәм яңалыклар турында барды.

Ульяновск өлкәсенең татар теле укытучыларын матур итеп каршы алганнан соң, мәктәп директоры Әнисә ханым Булатова аларны әле күптән түгел генә ачылган мәктәп һәм аның уку-укыту эшчәнлеге, дәрестән тыш чараларны оештыру тәҗрибәсе  белән таныштыру өчен гаҗәеп тә зур мәктәп бүлмәләре буйлап алып китте. Алдан ук әйтеп куйыйк- Татарстан мәгариф министрлыгы мондый мәртәбәле чараны нәкъ менә Иске Рәҗәп мәктәбендә үткәрүне очраклы гына сайлап алмаган. Биредә эшләүче укытучылар һәм укучы балалар елллар дәвамында районда, республикада гына түгел, ә Бөтенроссия күләмендә узучы һәртөрле  фестиваль-конкурсларда катнашалар, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясыйлар.Илебезнең төрле төбәкләренә барып ана теле буенча остаханәләр, семинарлар уздыралар.   Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге Габдулла Тукай исемендәге татар мәктәбе белән искерәҗәплеләрне күптәнге дуслык җепләре бәйләп тора.

Өч ел элек Сембер төбәге укытучылары съездында Татарстан белән Ульяновск өлкәсе мәгариф   министрлыклары арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде.  Әлеге эшлекле семинар да шуның кысаларында узды.

Ике төбәкнең татар теле укытучылары  семинарында сүз федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында ана телен укытудагы үзгәрешләр һәм яңалыклар белән бергә дәрсетән тыш чараларны оештыру мәсьәләләре  турында да барды. Ә бу уңайдан Иске Рәҗәптә зур һәм бай тәҗрибә тупланган.

   Мәктәп җитәкчелеге дәрестән тыш чараларны әзерләү һәм уздыру турында коры сүз генә сөйләп калмыйча, аларның кайберләрен кунакларга да тәкъдим иттеләр.

Көннең икенче яртысында укытучылар мәктәпнең татар теле бүлмәсендә бүгенге глоболизация шартларында татар телен саклау, аны балаларга  өйрәтү мәсьәләләре белән бергә ата-аналар белән эшләү алымнары хакында да сөйләштеләр.

Моннан берничә ел элек Татарстан мәгариф министрлыгы республиканың һәр районын Россиянең татарлар күпләп яши торган  төбәкләренә куратор итеп билгеләү турында карар чыгарган иде. Аның кысаларында Казан ярдәмендә ел буе  төбәкләрдә зур һәм файдалы эш алып барыла. Билгеле инде, әлеге эш бигрәк тә Татарстаннан читтәге укытучылар өчен кирәкле.

Мәгариф семинарына килүче укытучыларны мәктәпнең   авыл һәм төбәк тарихына багышланган музеенда  булу да онытылмаслык хәтирәләр калдыргандыр. Әлеге музейны 1965 нче елда шушы мәктәптә укытучы булып эшләүче,Татарстанның атказанган укытучысы Зиннәт ага Гыйззәтуллин оештыра. Бүген 93 яшендәге хезмәт һәм сугыш ветераны Зиннәт ага кунакларга туган  як тарихы, аның кешеләре һәм шәҗәрәләр турында сөйләп үзенең яхшы хәтере  һәм матур сөйләме белән барыбызны да хәйран калдырды.

Рамис Сафин, Ульяновск

                                        

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*