tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем”нең яңа саны
“Халкым минем”нең яңа саны

“Халкым минем”нең яңа саны

 “Халкым минем” газетасының 2017елның гыйнвар саны дөнья күрде.

Яңа елның беренче саны танылган шагыйрь Роберт Миңнуллинның шигъри юллары белән татар дөнясына алып кереп китә:

Казаныма тагын карлар кайтты.

Ак бураннар кайтты, ак көннәр.

Ак кар гүя кияү-кәләш өчен

Әзерләнеп куйган ак мендәр.

Бу санда укучыларга шактый гына саллы һәм кызыклы  язмалар тәкъдим ителә.

Билгеле булганча  Бөтендөнья татар конгрессының оешуына 25 ел. Быел дөнья татар съезды уздырылуы көтелә. Һәркайсыбыз милләтебез киләчәге, аның яшәеше, алдагы көннәребез хакында уйлана. Кем ул татар һәм татар нинди булырга тиеш? Нинди принципларга таянып ул яшәргә тиеш? Бу хакта заманында үз фикерен күренекле драматург, язучы, танылган җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллин язып калдырган иде. Бу санда авторның 12 матдәдән торган “Татарның әхлакый кодексы”ның 1че матдәсе һәм комментарие бирелә. Кодексның һәр матдәсе сан саен бирелеп барачак.

Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгы уңаеннан “Халкым минем” газетасы  әлеге датага багышланган материаллар биреп бара. Бу санда “Татарларыбызны берләштерү –асыл максатыбыз” исемле мәкаләдә укучылар БТК БКның рәисе И.Р.Таһировның икенче съездтагы чыгышы белән таныша ала. Доклад кыскартып бирелде. Тулы текст белән БТК БКның сайтында таныша алачаксыз.

Газета битләрендә  Т.Биктемированың “Игелекле татар байлары”,  Г.Шәйхинең  “Милләткә-хезмәт”, Р.Минһаҗның “Безгә фикер тартышлары җитми”, һәм “Тирән тамырлар”, М.Шәфыйкъның “Татар рухы”, К.Идрисованың “Бишек туе”, Г.Гыймадованың  “Эше калды, эзе калды..” һ.б. кызыклы язмалар бар.

Бу санда шулай ук “Бу-минем әнием” бәйгесенә Башкортстаннан Рафига Усмановадан килгән “Әнкәм-күңелем кояшы” мәкаләсе дә урын алган.

Шигърият мәҗнүннәре исә популяр шагыйрь, күп санлы җырлар авторы Дамир Гыйсметдин шигырьләре белән күңелләрен юата алачак.

“Халкым минем”нең һәр саны кызыклы. Почта бүлекләрендә газетага язылу дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*