tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарстан авазы» интернет-радиостанциясе ачылды
«Татарстан авазы» интернет-радиостанциясе ачылды

«Татарстан авазы» интернет-радиостанциясе ачылды

«Татарстан» телерадиокомпаниясе «Татарстан авазы» интернет радиостанциясен тәкъдим итте.

«Ел башында ТАССРның 100 еллыгына багышланган интернет-радиостанция эшен башлап җибәрде. Башта радио безнең сайтта гына эшләде. Аннары радионың кушымтасын ясадык. Алтын фондтагы җырларны көн дәвамында, рус һәм Идел буе халыклары телләрендәге җырларны 21:00-00:00 сәгатьләрдә тыңлап була», – ди «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов татар радиосында әле күп кенә форматлар җитмәвен әйтте. «Безнең радиоэфирда күп кенә форматлар җитми. Безгә әле яшьләр өчен радио, хитлар радиосы, төрле темага сөйләшүләр булган радио кирәк», – ди ул.

«Тыңлаучылар тарафыннан халык җырларына сорау зур иде. Без мөмкинлек булдырдык. Ихтыяҗ артыр дип уйлыйм, чөнки классик музыка, мәдәни мохит җитмәү сизелә. Олы кешеләр бигрәк тә яратып тыңлар дип уйлыйм. Карантин сәбәпле вакыт күп булу – алтын фондны тыңлау өчен өстәмә мөмкинлек», – диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*