tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Сайманы мәдәният йорты кабат үзенең ишекләрен ачты
Татар Сайманы мәдәният йорты кабат үзенең ишекләрен ачты

Татар Сайманы мәдәният йорты кабат үзенең ишекләрен ачты

Ульян өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов тәкъдиме буенча тормышка ашырылган проект – җирле инициативаларга булышлык күрсәтү программасы нигезендә Ульян өлкәсенең Николаевка районы Татар Сайманы авылы мәдәният йортының түбәсен ремонтлаганнар, тәрәзәләре белән ишекләрен алыштырганнар. Хәзер биредә татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен hәм традицияләрен саклап калып үстерү, төрле чаралар үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Авылда мәдәният йорты төрле буын вәкилләре өчен бергә җыелып рәхәтләнеп ял итү, төрле бәйрәмнәрдә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү мәйданчыгы булып хезмәт итә. Татар Сайманы клубында сәламәт яшәү рәвеше, хәрби-патриотик hәм рухи-әхлакый тәрбия бирү, балаларның ялын оештыру буенча бик күп чаралар үткәрелә.

Мәдәният йорты карамагында ветераннар клубы, вокал түгәрәге, «Бәхет утраучыгы» дип исемләнгән гаилә клубы, «Дуслык» актив озак яшәү үзәге эшләп килә.

Мәдәният йортын яңадан ачуга багышланган бәйрәм концерты бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Анда татар җыр-биюләре дә яңгырады. Тамашачы сәнгать осталарын көчле алкышларга күмде.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*