tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар токымлы атларны сатып алуга һәм асрауга субсидия бирелә
Татар токымлы атларны сатып алуга һәм асрауга субсидия бирелә

Татар токымлы атларны сатып алуга һәм асрауга субсидия бирелә

Татар токымлы атларны сатып алуга һәм асрауга субсидия алырга мөмкин. Тарихи татар атларын кабат торгызу өчен атлар сатып алуга бәйле чыгымнар өлешен кайтаруга бирелә торган субсидияләр күләме 60 процент тәшкил итә, ә бияләр тотуга бәйле чыгымнар өлешен кайтаруга – 1 атка 20 мең сум. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов тарихи татар атларын үрчетү зарурлыгын әйткән. Бу максатлар өчен республикада аларны сатып алуга һәм тотуга субсидияләр каралган. Субсидия, татар токымлы бияләрнең баш саны сакланып калганда, ел саен бирелә. Субсидияләр бирүнең тагын бер шарты – аларны алучыда һәр атның нәсел таныклыгы яисә паспорты булу.

2019 елның 6 февралендә Сакланыла торган селекция казанышларының дәүләт реестрында Татар токымлы атларга патент теркәлде. Татар атларының феноменаль чыдамлыгын, бертуктаусыз 7-8 сәгать хәрәкәт итә алуларын һәм 100-120 км ара уза алуларын Россия иппология фәне дә билгеләп үтә, тагын андый атларның тудыру сәләтенең югары булуын, эссегә һәм салкынга чыдамлыгын да әйтеп китәргә кирәк.

Соңгы 8-10 елда татар атларын үрчетүчеләр арасында Әлки районының Әхмәт авылыннан фермер Фәнис Бакиров та бар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты аның өчен зур ярдәм булды, ул аны гаилә фермаларын үстерү буенча дәүләт программасында катнашып ала.

Татар атлары турында тулырак итеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә татар телендә чыгарылган «Татар атлары» китабында укырга мөмкин. Ул китапта татар атының төп билгеләре тасвирланган: экстерьер, төсе, гәүдә төзелеше, продуктив сыйфатлары, чыдамлылыгы.

Татарстанда барысы 646 баш татар аты исәпләнә. Аларның оригинаторлары булып 3 хуҗалык санала: Лениногорск районыннан «Нәбиуллин Ф.М.» ИП, Әлки районыннан «Бакиров Ф.Р.» КФХ һәм Теләче районыннан «Гиниятуллин С.Ш. ис. нәсел репродукторы» ҖЧҖ.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*