tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан егете ушу буенча дөнья чемпионатында беренче өчлеккә кергән
Татарстан егете ушу буенча дөнья чемпионатында беренче өчлеккә кергән

Татарстан егете ушу буенча дөнья чемпионатында беренче өчлеккә кергән

Ушу буенча XV дөнья чемпионаты бу көннәрдә Кытайның Шанхай шәһәрендә уза. Анда 100 дән артык илдән спортчылар катнаша. Ярышлар таолу (формаль күнегүләр комплексы) һәм саньда (тулы контактлы ярышлар) дисциплиналарында үткәрелә.

Россия җыелмасы составында Татарстан Республикасы вәкиле Ильяс Хөснетдинов таолу дисциплинасында уңышлы чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, әлеге дисциплинада Кытай спортчысы У Чжаохуа беренче урынны яулады.

Шунысын да искәртик: ушу буенча дөнья чемпионаты ике елга бер тапкыр үткәрелә. Моннан алдагы турнирны 2017 елда Казан кабул итте.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*