tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галимәнең уңышлары
Галимәнең уңышлары

Галимәнең уңышлары

Төмән дәүләт университетының Тубыл филиалының филологик фәннәр докторы Гүзәл Җәгъфәр кызы Файзуллина быел Россия Федерациясе Президенты грантына лаек булды. “Тубыл губернасында мәчет китапларының язма корпусы 19 -20 гасыр башында” темага язылган фәнни хезмәте буенча 2019-2020 нче елларны грант буенча бирелгән матди ярдәм белән фәнни эзләнүләр, архивларда эшләү, семинарлар үткәрү, нәтиҗә ясаулар турында аның белән әңгәмә кордык.

-Грант алу хокукына бәйгенең нәтиҗәсен белгәч шатлангансыздыр? Сез мондый дәүләт ярдәмен элек тә алган идегез?
– Әлбәттә, шатландык. РФ Президентының беренче грантына 2015 нче елны лаек булган идем. Ул елны мин әле филология фәннәр кандидаты идем. “Өлкәдә яшәүче татарларның сөйләм теле корпусы” дигән темам безгә нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлар алып китерде. Быелгы тема буенча без ике ел дәвамында филолгия фәннәр кандидаты Алсина Фәттакова, студентларым Гөлнур Зиннәтуллина, Сәрия Кәбирова, программаны төзүче коллегабыз Павел Савельев белән эшлибез.

– Мәчетләр темасы кызыклы. Элек мәчетләрдә яңа туган балаларның, мәрхүмнәрнең исемнәре дә язылган, монда кавыштырганнар, гаилә таркалса да мәчетләрдә язылып барылган. Метрик китаплар булган. Бу темаларга нинди дә булса эшләр башландымы?
– Безнең фәнни эзләнүләр Тубыл архивыннан башланды. Мәчет китаплары сканерланды. Тубыл фондында 33 юртыларындагы мәчетләр турында мәгълүмат сакланган:Саускан, Күкрәнде, Тукыз, Казанлы һәм башка авыллар. Беренче без кулъязма вариантларын өйрәнәбез. Кайсы елларны нинди мәгълүмат һәм озак еллар сакланганмы икәнен карыйбыз.

-Студентлар белән нинди эшләр алып барыла?
-Семинарлар үткәрәбез. Күп практик эшләр, фәнни тикшеренүләр оештырыла. Дини китаплар гарәп һәм иске татар язулары белән чыгарылган. Бу темаларга мәкаләләр язабыз. Киләсе елга кулъязмаларны татар кириллицасын күрсәтеп рус теленә тәрҗемә итәчәкбез. Татар әдәбиятының формалашуы чорында төбәкләрдә татар теленең, татар язма теленең үсешен, үзгәрешләрен, гомуми тенденцияләрен, аерымлыкларын карау, өйрәнү кызыклы.

-Бу проектның нәтиҗәсен күрәсез булыр. Кемнәр өчен кызыклы булыр һәм мәгълүматне гади кешеләр кайдан таба алырлар?
– Булачак язма корпусында мәгълүмат базасы электрон вариантта була. Аның белән һәркем куллана алачак. Тарихчылар, лингвистлар, этнографлар, студентлар өчен кызыклы һәм кирәкле темалар җыела, фәнни яктан эшкәртелә, туплана. Мисалга, сезне кеше исеме кызыксындыра. Безнең корпуста бу исем кайсы җирлекләрдә еш кулланылганын, аның тарихын белә алырсыз. Шәҗәрәләр белән кызыксынучылар күп. Безнең корпуста бу тема да яктыртылачак. Фәнни хезмәтебезнең нәтиҗәсе монографиядә һәм мәкаләләр дә басылып чыгар.

-Гүзәл Җәгъфәровна, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезне икенче мәртәбә РФ Президенты грантына лаеклы булуыгыз белән котлыйбыз! Халкыбызның тарихын, телен фәнни яктан өйрәнүдә алга таба да яңа үрләр яуларга язсын сезгә.

Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*