tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан халкы 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу символын сайлауда катнаша ала
Татарстан халкы 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу символын сайлауда катнаша ала

Татарстан халкы 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу символын сайлауда катнаша ала

Татарстан халкы 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу талисманын сайлап алу буенча илкүләм конкурста катнаша ала. Бу хакта Татарстан Республикасы федераль дәүләт статистикасы хезмәте («Татарстанстат») хәбәр итә.

Кеше, хайван, үсемлек, җансыз предмет – теләсә кайсы объект символ булырга мөмкин. 2010 елдагы халык санын алу талисманы – Бөтенроссия халык санын алу эмблемасы төшерелгән футболка кигән күңелле малай иде.

Инде булган персонажларның элементларын күчереп алу тыела. Әмма катнашучылар Бөтенроссия халык санын алу -2020 рәсми символикасын куллана ала. Эшләр 10 февральгә кадәр (Мәскәү вакыты буенча 12: 00 сәгатькә кадәр) кабул ителәчәк. Конкурста 18 яшькә җиткән гражданнар катнаша ала. Аларга Бөтенроссия халык санын алу – 2020 (www.strana2020.ru) сайтында теркәлергә, махсус форманы тутырырга, эшкә сылтаманы күрсәтергә кирәк булачак.

Конкурсантлар үз эшләрен (бер кешедән өчтән артык эш булмаска тиеш) Instagram битләрендә урнаштырырга һәм аларны strana2020 актив сылтама һәм халык санын алу # талисманы хештегы белән билгеләргә тиеш. Катнашучыларның профильләре барлык кулланучылар өчен дә ачык булу шарт. Эшләр.png яки.jpeg форматларында башкарыла.

Конкурсның җиңүчесе ике этапта билгеләнәчәк. Интернет-тавыш бирү Бөтенроссия халык санын алу-2020 сайтында эшләрне кабул итү тәмамланган көнне башлана. Шорт-листка Instagram битендә иң күп лайк җыйган эшләр эләгәчәк. Икенче этапта эшләрне жюри әгъзалары бәяләячәк.

Нәтиҗәләр 2020 елның 28 февраленнән дә соңга калмыйча социаль челтәрдәге Бөтенроссия халык санын алу-2020 сайтында һәм рәсми битләрендә басылачак. Конкурс буенча мәгълүматны [email protected] адресына язып, ачыкларга була.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия федераль дәүләт статистикасы хезмәте 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак Бөтенроссия халык санын алу-2020 рәсми планын тәкъдим иткән иде.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*