tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан хаҗилары Казанга кайта башлады. Беренче төркемне Мөфти каршылады
Татарстан хаҗилары Казанга кайта башлады. Беренче төркемне Мөфти каршылады

Татарстан хаҗилары Казанга кайта башлады. Беренче төркемне Мөфти каршылады

21 август көнендә Мәскәү вакыты белән сәгать 01.00-дә Казанга Татарстан хаҗиларының беренче төркеме кайтты. Күркәм гадәт буенча Казан аэропортында аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршылады. 87 кешенең барысы да Диния Нәзарәтенең “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы программалары аша хаҗ кылган. Гомумән, 2019 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте өчен 1800 урын бүлеп бирде.

Беренче төркем самолет белән башта Мәдинәдән Истанбулга, аннары Казанга очачак. Төркем җитәкчеләре булып казый, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Лениногорск имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин торды.
Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗиларны котлап кына калмыйча, шушы олы сәфәрнең әһәмиятен дә аңлатып китте: “Хаҗ кылган кеше яңадан туган кебек була: ул үзенең гөнаһ капчыкларын бушата, күңелен чистартып кайта. Хәзер инде хәрәмнән сакланып яшәргә кирәк. Раббыбыз хаҗларыгызны һәм корбаннарыгызны кабул итсен. Аллаһы Тәгалә безгә Аның Җәннәтләрендә бүгенгедәй шат булып очрашырга насыйп әйләсә иде”.
Татарстан хаҗиларының иң зур төркеме – 248 кеше – 22 августка каршы төнгә кайтачак. Аларны самолетта 4 табиб озата киләчәк. 28 августка кадәр изге Мәккә һәм Мәдинә җирләреннән Татарстаннан киткән барлык хаҗилар да әйләнеп кайтыр, дип көтелә.

Республика хаҗилары турларын Татарстандагы бердәнбер рәсми хаҗ-операторы «ДУМ РТ Хаҗ»ның 4 программасы буенча алган: Казаннан “Стандарт – барысы да кертелгән”, “Супер эконом”, Мәскәүдән “Супер эконом”, “Стандарт минимум”, бу программалар үз эченә туклану, яшәү, трансфер һәм очкыч белән барып кайтуны, шулай ук юридик, медицина һәм квалификацияле консультатив ярдәм күрсәтүне берләштерә.

Хаҗ сәфәрләрен оештырганда “ДУМ РТ Хаҗ” өчен иң беренче нәүбәттә хаҗиларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре аеруча мөһим торды. Хаҗилар белән бергә 40 тәҗрибәле җитәкче һәм барлык кирәкле җиһазлары һәм медикаментлары булган төрле белгечлектәге 20 табиб (кардиологлар, терапевтлар, инфекционистлар һәм хәтта гинекологлар) барды, Татарстан хаҗилары өчен тәүлек әйләнәсе медицина пунктлары эшләде.

Шунысы мөһим, “ДУМ РТ Хаҗ” операторы Россиянең Хаҗ миссиясендә аккредитация узган һәм Бердәм федераль туроператорлар реестрына РТО 018911 номеры белән теркәлгән. “ДУМ РТ Хаҗ” кече һәм зур хаҗ оештыру буенча күпьеллык тәҗрибәгә ия һәм ислам диненең бишенче баганасын Хәнәфи мәзһәбе нигезендә имин һәм ышанычлы шартларда үтәүне гарантияли. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан Россиядә мөселманнарны хаҗга хәнәфи мәзһәбе нигезендә әзерләүче бердәнбер төбәк булып тора. Хаҗилар шәригать кануннары нигезендә тиешле гыйбадәтләрен дөрес башкарсын өчен төркем җитәкчеләре зур аңлату эшләре алып барды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*