tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан хәләл продукция экспортлауны 1,5 миллион долларга кадәр арттырды
Татарстан хәләл продукция экспортлауны 1,5 миллион долларга кадәр арттырды

Татарстан хәләл продукция экспортлауны 1,5 миллион долларга кадәр арттырды

Татарстан агымдагы елда хәләл продукция экспортын 1,5 миллион долларга кадәр арттырды. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров «Алтын көз-2020» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, Татарстан «Хәләл» продукциясе экспортын үстерү юнәлешендә актив эшли. «Ел башыннан әлеге юнәлешне үстерүне максат итеп куйдык, стратегия төзедек. Хәзер бу продукциянең экспорты күләме 1,5 миллион доллардан артык сумны тәшкил итә», — дип сөйләде ул.

Республика инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге генераль директоры Денис Самодуров сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, быел хәләл продукция экспорты берничә тапкырга үскән. «Төгәлрәк әйтсәк, биш тапкырга кадәр», — диде ул.

«Бездә экспортка юнәлтелгән 18 компания бар. Әмма хәләл продукция экспортының зур күрсәткечләрен тәэмин итү авыр, чөнки [бу] специфик продуктлар җитештерү. Бу — төгәл эш, һәм ул озак вакытлы үсешкә юнәлтелгән. Моңа карамастан динамика искитмәле. Бу „Хәләл“ продукциясен сертификацияләү, логистика схемасын аңлату, товарларны, барыннан да элек, Фарсы култыгы илләренә һәм башка илләргә экспортлау белән бәйле», — ди Самодуров.

Моңа кадәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан АПК продукциясен экспортлау планын 63 процентка үтәде, дип хәбәр иткән иде.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*