tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Бәшәров: “Үз телеңне онытырга ярамый”
Марат Бәшәров: “Үз телеңне онытырга ярамый”

Марат Бәшәров: “Үз телеңне онытырга ярамый”

Театр һәм кино актеры, Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәров Казанда узган мастер-класс кысаларында “Реальное время” басмасы сорауларына җавап биргән. Татар теленә кагылышлыларын без тәрҗемә итеп бирергә булдык.

– Марат Алимжанович, сез үзегезне татар-мишәр, мөселман дисез. Халык исәбен алу вакытында үзегезне кем дип яздырачаксыз һәм туган тел сыйфатында кайсы телне күрсәтәчәксезме – татар теленме?

– Минем туган тел икәү – татар һәм башкасы – рус. Мин әлегә нинди графалар буласын күрмәдем. Милләт дигән графа булса, беренче чиратта татар диячәкмен. Әгәр дә этник төркемне сорасалар – мишәр.

– Балаларыгыз үзләрен татар дип тоямы, алар татар телен беләме?

– Олы кызым (Амели. – ред.) белә. Татар телен генә түгел, Коръән телен дә, ул шул телдә укый, чөнки аңа әнием күптән өйрәтте. Намазны да минем әни белән укыды. Ә Марсель (улы. – ред.) әле кечкенә, аңа 4 яшь. Унга кадәр русча да, татарча да саный белә. Шулай акрынлап татарча өйрәнәбез. Ә башкача ничек? Үз телеңне онытырга ярамый.

shahrikazan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*