tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте 2015 елны “Татар дип галимнәре елы” дип игълан итте
Татарстан мөфтияте 2015 елны “Татар дип галимнәре елы” дип игълан итте

Татарстан мөфтияте 2015 елны “Татар дип галимнәре елы” дип игълан итте

3 гыйнварда, Болгарда ТР МДНнең 2015 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышлары үткәрелде. Татарстан имамнары 2015 елны нәзарәт тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак үткәрергә дигән карарга килделәр.

Пленар утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин узган елга йомгак ясады.

Үткән ел “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан 52 басма нәшер ителде. 10 аудио китап чыгарылды. Бастырыр өчен 30 дәреслек һәм 42 фәнни-популяр китап әзерләнде.

Быел республикада 20дән артык мәчет ачылды, 10нан артык иман йорты төзелә башлады. Моннан тыш дини йолаларны башкару өчен 2 җиназаханә комплексы эшли башлады. Мәчетләр каршында башлангыч дини сабак укытыр өчен 3 мәдрәсә төзелде. Шулай ук берничә дистә мәчеттә ремонт эшләре алып барылды.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*