Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры Мәскәүгә гастрольләргә җыена
Камал театры Мәскәүгә гастрольләргә җыена

Камал театры Мәскәүгә гастрольләргә җыена

14-21 гыйнварда Мәскәүдәге Русия дәүләт академия Малый театрында (Ордынка сәхнәсендә), Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре узачак. Театрның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу юлы гастрольләрдә күбрәк премьералар күрсәтеләчәк.

Камал театры Мәскәүгә сигез спектакль алып бара. Гастрольләр Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачылачак.

Шуннан соң камаллылар рәттән дүрт премьера тәкъдим итәчәк.

15 гыйнвар Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме…» спектакле, 16 гыйвар Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән Галиәсгар Камалның “Банкрот” спектакле, 17 гыйнвар Туфан Миңнуллинның танылган әсәре нигезендә балалар өчен әзерләнгән “Авыл эте Акбай” спектакле, шул ук көнне кич белән “Мәхәббәт FM”, 19 гыйнвар «Үлеп яратты” спектакле, 20 гыйнвар Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Әрем исе» спектакле булачак.

Гастрольләр 21 гыйнварда 24 ел буена сәхнәдән төшмәгән Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” белән тәмамланачак.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*