tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан нәшрияты беренче тапкыр Италиядә халыкара китап ярминкәсендә катнаша
Татарстан нәшрияты беренче тапкыр Италиядә халыкара китап ярминкәсендә катнаша

Татарстан нәшрияты беренче тапкыр Италиядә халыкара китап ярминкәсендә катнаша

Татар балалар китап нәшрияты матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Татарстан нәшрияты 55 ел эшләү дәверендә беренче тапкыр Болоньеда узачак «Bologna Children’s Book Fair 2019»Халыкара китап ярминкәсендә аерым күргәзмә белән катнаша.

Күргәзмәдә нәшриятның балалар өчен татар һәм рус телләрендә яңа бастырылып чыгарылган “Ак Барс кайда яши?” китабы тәкъдим ителә. Татарстан табигате турындагы әлеге китапның төп геройлары Роман һәм Зөләйха.

Китап заманча форматта, чынбарлыкны тасвирлый һәм рәсемнәрне “терелтә”, персонажларны 3D форматта күреп һәм тавышларын ишетеп була торган, шулай ук интерактив уеннар уйнап, караоке ярдәмендә Татарстан турындагы җырларны җырларга мөмкинчелек бирә торган мобиль кушымта белән дөнья күргән.

Андерсен премиясе лауреаты һәм сиксәннән артык балалар китабы рәсемнәре авторы Игорь Олейников китапның рәсем һәм дизайнына, гомумән рәссам-иллюстраторлары хезмәтенә югары бәя биргән.

Шулай ук рәссам-иллюстраторлар хезмәтенең югары дәрәҗәдә булуын Федераль мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр агентствосы баш белгеч-эксперты, китап индустриясенең мэтры Наталья Стеглик, Россия рәссам-иллюстраторы, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Мәскәү рәссамнар берлегенең “Китап графикасы” секциясе рәисе Анастасия Архипова да билгеләде.

Татар балалар нәшрияты нәшер иткән татар китапларын бигрәк тә Болоньеда яшәүче Италия татар диаспорасы вәкилләре көтеп алды. “Италиядәге татар диаспорасы” ассоциясе җитәкчесе Лилия Шәйхиева әлеге китапны тарихи ватаннарыннан еракта яшәүче татарлар өчен олы бүләк булуын  белдерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*