tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Омск өлкәсен татар теле дәреслекләре белән тәэмин итте
Татарстан Омск өлкәсен татар теле дәреслекләре белән тәэмин итте

Татарстан Омск өлкәсен татар теле дәреслекләре белән тәэмин итте

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы татарлар күпләп яши торган Россия төбәкләрендә татар телен укытуга ярдәм итә.

Аерым алганда, 2019 елның сентябрендә Мәгариф министрлыгы Омск өлкәсе территориясендәге мәктәпләрдә татар телен өйрәнү өчен кирәкле санда китаплар һәм дәреслекләр белән тәэмин итте. Китаплар Омск өлкәсенең “Мәдәният” татар милли-мәдәни мохтарияты офисына китерелгән. Якын арада аларны район һәм авыл мәктәпләренә бүлү планлаштырыла.

Омск өлкәсе территориясендә татар теле 9 мәктәптә факультатив буларак укытыла.  Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге Үләнкүл урта мәктәбендә татар теле төп предмет булып тора. .

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*