tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский белән очрашты
Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский белән очрашты

Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский белән очрашты

Бүген Магнитогорскка эш сәфәре ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский белән очрашты. Очрашуда төбәкләр арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. Татарстан Республикасы ягыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендә даими вәкиле Хәйдәр Гыйлфанов, «ПО «Завод им. Серго» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясе сәфәрен оештыруда һәм тармакның иң эре оешмасы – Магнитогорск металлургия комбинатын карауда ярдәм иткәне өчен Борис Дубровскийга рәхмәт әйтте. Шулай ук ул быел июль аенда Снежинск шәһәрендә булуын һәм шуннан соң Казанда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Академик Е.И.Забабахин исемендәге Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануы турында искәртте. Шулай ук әлеге институтның Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы арасында онкология авыруларын диагностикалау буенча хезмәттәшлек бара.

Хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсе Татарстанның төбәкара сәүдә-икътисад элемтәләре буенча, әйдәп баручы партнерлары исемлегенә керә. Хезмәттәшлек 2018-2020 елларда Татарстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе арасындагы Килешүне тормышка ашыру Планы буенча бара. Килешүгә быелның июль аенда Екатеринбургта ИННОПРОМда кул куелды. Узган ел нәтиҗәләре буенча, төбәкара товар әйләнеше 35 миллиард сумнан арткан. Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасындагы үзара файдалы элемтәләр ныгыр һәм үсәр дип ышаныч белдерде.

Яклар 2020 елда төбәкләр арасында товар әйләнешен 60 млрд. сумга кадәр җиткерергә сөйләштеләр.

president.tatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*