tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Италия татарлары “Татарча диктант Яз” акциясендә катнаша
Италия татарлары “Татарча диктант Яз” акциясендә катнаша

Италия татарлары “Татарча диктант Яз” акциясендә катнаша

Италия татарлары “Татарча диктант Яз” акциясендә катнашырга ниятли. Бу хакта Италиядә татар диаспорасының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.

Акция быел 27 октябьдә уздырылачак. Чара Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән 2016 елдан үткәрелә.

Узган ел Россиянең 20 төбәге һәм 9 чит илдә “Татарча диктант” яздылар. Диктант өчен Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәреннән өзек сайланган иде. Татарча язу буенча үз белемен 2 меңләп кеше тикшереп карады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*