tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Җиңү көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Җиңү көне белән котлавы

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Җиңү көне белән котлавы

Ватандашларга –
Бөек Ватан сугышы ветераннарына
һәм тыл хезмәтчәннәренә

Хөрмәтле ветераннар!

Сезне Бөек Җиңү Көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

9 май – Ватаныбыз тарихында әһәмиятен бәяләп бетереп булмый торган гаять зур һәм изге бәйрәм. Еллар уза, чорлар алмашына, әмма шуңа карамастан, без Бөек Җиңүнең нинди кыйммәткә төшүен, нинди зур корбаннар бәрабәренә яулап алынуын бер вакытта да онытмаячакбыз. Җиңүчеләр буыны безнең өчен кыюлык һәм ка1арманлык, бердәмлек һәм Ватанга тугрылык үрнәге булып тора. Фашист басып алучыларына каршы сугыш кырында ил азатлыгы өчен көрәшкән, кырларда, фабрика һәм заводларда, госпитальләрдә армый-талмый хезмәт куйган һәркемнең Бөек Җиңүдә үз өлеше барлыгын һәрчак истә тоту – безнең изге бурычыбыз. Аларның батырлыгы – ватанпәрвәрлек, тиңдәшсез фидакарьлек, бердәмлек һәм рухи ныклык символы ул.

Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тынычлык һәм иминлек телим.

Р.Н.Миңнеханов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*