tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан театрлары 2020 елда рекордлы санда премьералар чыгарган
Татарстан театрлары 2020 елда рекордлы санда премьералар чыгарган

Татарстан театрлары 2020 елда рекордлы санда премьералар чыгарган

Татарстан театрлары 2020 елда 92 спектакль чыгарган. Татарстанның катлаулы 2020 елдагы театраль тормышына нәтиҗә ясалган беренче театраль җыелыш Буада үтте.

ТР Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Дилия Хәйретдинова 2020 елда республика театрларында моңарчы күрелмәгән санда премьералар чыгарылуын әйтте. Чагыштыру өчен, мәсәлән, алдагы елларда бу сан 70 тирәсе, 2019 елда сиксәнләп булган.

Буада «Буа Раштуа» театр фестивале бара. Пандемия шартларында театрларның тормышына багышланган түгәрәк өстәл утырышы фестиваль кысаларында үтте.

Сүз бүгенге шартларда Буа театры мисалында кечкенә шәһәрдә театраль тормышның үзенчәлекләре турында барды.

Түгәрәк өстәл утырышында РФ Театр әһелләре берлеге вәкиле Юлия Юдина алып барды. Утырышта танылган театр тәнкыйтьчеләре Олег Лоевский, Тамара Тихоновец, Жанна Зарецкая, Владислав Куприна, Алексей Платунов, Александр Вислов катнашты.

«Буа Раштуа» театр фестивале 12 гыйнварда башланып китте. 4 көн дәвамында Буа театры үз премьераларын тәкъдим итә. Бүген театр Мирсәй Әмирнең «Фатыйма» спектаклен күрсәтә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*