tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Язучылар берлеге бакчасында Фатих Кәрим шигырьләре яңгыраячак
Татарстан Язучылар берлеге бакчасында Фатих Кәрим шигырьләре яңгыраячак

Татарстан Язучылар берлеге бакчасында Фатих Кәрим шигырьләре яңгыраячак

Татарстан Язучылар берлеге бакчасында татар шагыйре Фатих Кәримгә багышланган шигъри кичә үткәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов хәбәр итте.

Шигырь кичәсе 16 май көнне кичке 18.00 сәгатьтә башлана.
Язучылар Фатих Кәрим иҗатына багышланган Шигырь кичәсен башта Җиңү проспектында уздырырга планлаштырылган иде. Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, соңрак формат үзгәртелгән.

Татарстан Язучылар берлеге башлаган «Яшел камин янында. Шәхесләребез» видеопроектының чираттагысы фронтовик шагыйрь Фатыйх Кәрим тормышына һәм иҗатына багышлап яздырылган. Ә инде укучылар белән аралашуга корылган өлеше Берлекнең бакчасына күчерелгән.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*