tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ике бәйрәм бер көндә
Ике бәйрәм бер көндә

Ике бәйрәм бер көндә

Себер җирләренә яз тиз генә килеп җитми. Инде май ае керсә дә ышык җирләрдә кар көртләре өелеп тора, салкын җилләре дә кышкы киемнәрне салырга мөмкинлек бирми. Безнең якшәмбе татар мәктәбе майның 5 енә Карга боткасы һәм Сабантуй бәйрәмнәрен берьюлы үткәрергә планлаштырган иде. Көтелгән көн килеп тә җитте. Барыбызны да сөендереп иртәдән үк кояш елмайды, җылы җиле дә сизелер – сизелмәс кенә исеп тора – нәкъ безгә кирәкле һава!

Көн уртасында барыбыз да Барс тавы ял комплексына җыелдык. Бәйрәмне мәктәп җитәкчесе Гузәл Шәрәфетдинова ачып җибәрде. Ул барысын да бүгенге бәйрәм белән котлады һәм бу татар халык йолаларының тарихы белән таныштырды. Карга боткасы кара каргалар кайткач, аларны хөрмәтләп үткәрелсә, Сабантуй исә, язгы кыр эшләрен тәмамлганнан соң бәйрәм ителә.

Сабантуй йоласы тәртибе буенча иң элек колгага һәркем узенең буләген-
сөлге һәм кулъяулыклар бәйләделәр. Аннары алып килгән бүләкләрне уртак тартмага җыйдык. Олылар учак тергезеп казаннарда ботка әзерләргә тотынды, ә балалар уен мәйданчыгына җыелдылар. Уеннар барысы да Сабантуйларда була торган уеннар – кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, Күз бәйләп бүләк кисү, чүлмәк вату, Әтәчләр көрәше, аркан тарту һәм башкалар. Балалар барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар. Һәр алган бүләккә чын күңелдән сөенешеп кабул иттеләр. Шул арада ботка да пешеп җитте.

Ул ботканың тәмлелекләре! Аның тәмле исе бөтен тирә-якка таралды. Йола буенча иң элек ботканы кошларга дип аерым урыннарга салдык. Балалар да бер дә ялындырып тормый өстәмә дә сорап алдылар. Аннары учакка бәрәңге дә салдык. Учак бәрәңгесе – искиткеч тәмле, файдалы ризык бит! Безнең әби-бабаларыбыз ризык тәмен бик белгәннәр шул. Самавырда чәй кайнап тора, аңа төрле үләннәр дә салгач ул тәмле генә тугел, бик файдалы да була. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр татар җырлары яңгырап торды. Ул җырларның күбесен балалар татар мәктәбендә өйрәделәр. Шуңа күрә кушылып җырлап та , биеп тә рәхәтләндек.

Бәйрәмебезнең ахырында узган уку елына йомгак ясалды, иң активларга аерым бүләкләр дә тапшырылды. Ә киләсе уку елын көзге Сөмбелә бәйрәме белән ачып җибәрергә дигән карар кабул ителде. Балачактагы хәтирәләр кеше күңелендә гомер буе саклана. Ул истәлекләрнең күңелләрне хәрвакыт җылытып торуын теләсәк, без-олылар күңел җылыбызны кызганмаска, вакытын да, ысулын да табарга тиешбез.

Гөлсинә Мөбәрәкшина,

Сургут шәһәре.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*